Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда Кызыл китапка кертелгән ябалакны коткардылар

Әлеге кыргый кошны бер шәһәрле табып ала һәм белгечләргә тапшыра

«Чиста кырлар» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләренә бер чистайлы мөрәҗәгать итә. Ул ябалакның гомерен коткарып кала.

— Ябалак аның өенең тәрәзәсенә килеп бәрелә, анннары тигезлеген югалтып, җиргә егылып төшә. Хатын-кыз югалып калмый, аны өенә алып керә. Җылыта, ашата, аннары безгә мөрәҗәгать итә. Ул коткарган кош Кызыл китапка кертелгән озын койрыклы соры ябалак булып чыкты, — дип аңлатма бирде «Чиста болыннар» табигый тыюлыгы начальнигы Максим Улыбин.

Белгечләр коткарылган соры ябалакны җентекләп тикшерделәр, бәхеткә, ул җитди имгәнүләр алмаган, тыныч, үзен яхшы хис итә. Шуңа күрә әлеге кошны табигый тыюлыкның бер урманына, табигый яшәү урынына җибәрергә рөхсәт иттеләр.

Кызыл китапка кертелгән озын койрыклы соры ябалак төрле төрдәге урманнарда яши. Аларны шулай ук шәһәр парклары территориясендә, зиратларда да очратырга мөмкин. Бу кош даими рәвештә кешеләр янәшәсенә оя кора. Янәшәбездә кыргый кошлар, хайваннар тормышын саклап калырга ярдәм итүче кешеләр барлыгы сөендерә, — дип билгеләп үтте «Чиста болыннар» табигый тыюлыгы белгече Регина Биктаһирова.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы ун ел эчендә озын койрыклы соры ябалак Әгерҗе, Әлмәт, Алексеевск, Апас, Арча, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Балык Бистәсе, Чирмешән һәм башка районнарда да күренгән.

Торак пунктлар тирәсендә ярдәмгә мохтаҗ кыргый хайваннар, кошлар күрүчеләр булса, биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының кайнар линия телефонына 211-71-89 номеры буенча шалтыратырга яисә Чистай шәһәре Фрунзе урамы 97-а /2 адресы буенча урнашкан «Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев