Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда күркәм гаиләләрне хөрмәтләделәр

Россиядә Гаилә елы символы булырга лаеклы гаиләләр күп, аларның Чистайда да күп булуына шик юк. Ләкин «Чистай» мәдәни үзәгендә узган хөрмәтләүгә аларның бик аз саны гына килә алды.

Әлеге күркәм гаиләләрне нинди принцип буенча чакырганнар соң? Беренчедән, алар төрле милләттән һәм эшчәнлек төрләре дә аерылып тора. Икенчедән, әлбәттә, дус-тату һәм актив тормыш позициясенә ия гаиләләр сайланган. Алар белән без дә танышыйк.

МЕЛЬНИКОВЛАР ГАИЛӘСЕ
Любовь Владимировна һәм Дмитрий Николаевич Мельниковлар Чистайда туып-үскәннәр, 2003 елда гаилә корганнар. Аларның өч улы бар.
— Мин зур гаилә һәм ышанычлы тыл турында хыялландым, — ди Любовь Владимировна. — Бу мәсьәләдә без ирем белән тулысынча туры килдек. Без балаларыбыздан башка тормышыбызны күз алдына китерә алмыйбыз һәм бергә без бик бәхетле.
Любовь Владимировна Чистай педагогия училищесын тәмамлый, ун елдан артык мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә эшли, «Ел тәрбиячесе — 2024» конкурсында җиңү яулый.
Дмитрий Николаевич 5нче номерлы ПТУда белем алган. Токарь булып эшли һәм буш вакытларында агач белән эшләргә ярата. Шушы игелекле мавыгуы ярдәмендә Чистай балалар бакчаларында яңартылган балалар мәйданчыклары барлыкка килгән.
Мельниковларның олы уллары Никитага унтугыз яшь, ул авыл хуҗалыгы техникумында укый, бокс белән шөгыльләнә. Күптән түгел әти-әнисе Никитаны чакырылыш пунктыннан РФ Кораллы Көчләре сафларына озаткан. Уртанчы уллары Антон ашарга пешерергә, рецептлар уйлап табарга ярата, Казан сәүдә-икътисад техникумында белем ала.
Мельниковлар улларын эшкә өйрәтәләр, һәркайсының өйдә көндәлек эшләре бар. Кыш көне чаңгыда шуалар, җәй көне гөмбә һәм җиләк-җимеш җыярга йөриләр, үз җирләрендә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр үстерәләр һәм барлык бәйрәмнәрне зур гаилә табыны янында билгеләп үтәләр.

ХАФИЗОВЛАР ГАИЛӘСЕ
Ләйсән Мансур кызы һәм Радик Рәис улы Хафизовлар гаилә башлыгы армиягә киткәнче үк танышканнар. Ул Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән, «Курск» атом су асты көймәсендә (2000 елның августында һәлакәткә очрый) диңгезче-су асты көймәчесе була. Хезмәт итеп кайткач, Гаделшада яшәүче Ләйсән исемле кыз белән гаилә кора. Алар авыл клубында очрашып танышалар, анда Ләйсәнне дус кызлары борчуларны бераз таратыр өчен — гаиләнең йорты янган булган — чакырган булалар. Яшьләр 1999 елның 20 августында — Ләйсәннең туган көнендә өйләнешәләр, аңа шул көнне егерме яшь тулган булган.
Әлеге күркәм гаиләдә өч малай тәрбияләнә. Ундүрт ел элек гаилә мөһим карар кабул иткән: Нарат-Елга авылына даими яшәү өчен күченгән. Алар шундый карар кабул итүләренә беркайчан да үкенмәгәннәр: йорт сатып алганнар, хуҗалык булдырганнар. Радик Хафизов үз хуҗалыгында хезмәт итеп калмыйча, «Чистополье» агрофирмасының алдынгы механизаторы да. Моннан тыш, эш буенча командировкаларга йөри: уңышны урып-җыярга ярдәм итә. Уллары Салават әтисе эзләре буенча киткән: шулай ук механизатор булып эшли, өйләнгән, шул ук авылда үз йорты белән яши. Ләйсән Мансур кызы өй, балалар белән шөгыльләнә, шулай ук Чистайның «Әниләр» мәчетендә пешекче булып эшли. Ул тәмле пешерә һәм бәйрәмнәрдә аларның табыны ризыклардан, ә йортлары кунаклардан тулып тора.

ДОЛГОВЛАР ГАИЛӘСЕ
Олег Николаевич һәм Лариса Евгеньевна 1986 елда юлда танышалар. Олег Николаевич — АТПда машина йөртүче, ә Лариса Евгеньевна — мәдәният хезмәткәре. 1996 елда ул «Шапчак» чуваш җыр һәм бию ансамблен оештырган, биш елдан соң ул халык ансамбле исемен алган.
Олы уллары Виктор әнисе белән ансамбльдә җырлаган. Кече уллары Сережа олысыннан соң егерме елга якын вакыт үткәч үсеш үзенчәлекләре белән дөньяга килгән. Ләкин Лариса Евгеньевна төшенкелеккә бирелми. Сережа, хәзер аңа унбиш яшь, игелекле һәм кайгыртучан бала булып үскән. Әнисенә һәм күршеләренә ярдәм итә, әтисе белән балыкка йөри, сәнгать студиясендә шөгыльләнә, хоккей ярата, яраткан балалар командасы «Торнадо» өчен җан ата. Бервакыт, команда җиңгәч, кубокны үзләренең иң актив ярдәмчеләре — Сережага тапшырырга карар итәләр!
Лариса Евгеньевна үсеш үзенчәлекләре булган балалары туган әниләргә курыкмаска, ә балаларны яратырга һәм җылылык белән кабул итәргә киңәш
итә. Долговлар гаиләсен җыр белән «Шапчак» ансамбле котлады һәм алар белән бергә сәхнәдә Сережа да чыгыш ясады.

АЗИЗОВЛАР ГАИЛӘСЕ
Гаилә башлыгы Дәүләт Атоевич Азизов, Әбүбәкр хәзрәт, Чистайның «Әнәс» мәчете имамы, Таҗикстанда туган. Яхшы укыган, сыйныф старостасы булган. Мамык җыйган һәм беренче хезмәт хакын — 35 сумны, 6нчы сыйныфта укыганда эшләгән. Мәктәптән соң Дүшәмбе шәһәрендәге мәчет янындагы мәдрәсәгә укырга кергән.
Чистайга килгәч, төрле эшләр башкарган, шәһәрдә беренче булып тандыр ясаган. Өч ай эчендә татар телен өйрәнгән һәм хәзер иркен сөйләшеп кенә калмыйча, хәтта, үзенең сүзләренә караганда, татарча уйлый да.
Әбүбәкр исемен ул Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселманнар мәдрәсәсендә алган. Аннары Чистай мәдрәсәсендә укыта башлаган, гарәп телен һәм Коръән нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр аның дәресләрендә арта барган. 1995 елда булачак хатыны Гүзәлия Рафаил кызы белән дәресләрдә танышкан, аларның өч баласы бар. Әнәс мәчете Россиядә балалар һәм спорт мәйданчыклары булган беренче мәчетләрнең берсе. Монда барлык дин кешеләренә хөрмәт күрсәтелә. Имам яшьләрне һәрвакыт тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә чакыра.

ЦЫГАНОВЛАР ГАИЛӘСЕ
Елизавета Михайловна һәм Геннадий Иванович бер авылдан — Югары Кондратадан булсалар да, бер-берсе белән буй җиткәч кенә танышканнар.
— Мин беренче тапкыр Лизаны урамда күрдем һәм ул минем күңелемә үзенең матурлыгы, елмаюлы йөзе белән кереп калды, — ди Геннадий Иванович.
Гаилә башлыгы армиядә хезмәт итеп, авыл мәдәният йортында эшләп йөргәндә, аларның киләчәк тормышын билгеләүче очрак килеп чыга.
— Эштән өйгә кайтып барганда каршыма Лиза йөгерә. Бик курыккан, артыннан ниндидер егет йөгерә иде.
«Коткар мине аннан! Мин аны күрергә теләмим, ә ул минем артымнан йөри дә йөри! — диде ул. Мин бу егет белән сөйләштем, Лизаны „йөргән кызым“ дип әйттем һәм аны бүтән күрмәдек, — дип сөйли Геннадий Иванович.
Елизавета Михайловна педагогия институтында укый. 1981 елның декабрендә, дүртенче курста укыганда, өйләнешәләр. Геннадий Иванович Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына зоотехникка укырга керә. Аннары Чистайда, шул исәптән Чистай элеваторында эшли. Елизавета Михайловна 2нче мәктәптә эшләгән, ул — кырык елдан артык стажы булган ТРның атказанган укытучысы.
Геннадий Иванович авыл мәдәният йортыннан китсә дә, мәдәният өлкәсен калдырмый. Ул — „Багалмам“ керәшен җыры халык ансамбле солисты. Ансамбль Цыгановлар гаиләсен җырлар белән котлады.

ПОРФИРЬЕВЛАР ГАИЛӘСЕ
Вадим Владимирович һәм Наталья Петровна чиркәү хорында танышалар. Мәскәү семинариясен тәмамлаган яшь егет яңартылган Никольский соборы хорының иң яхшы теноры була, шунда ук яшь психолог Наталья Петровна да җырлый. Ирле-хатынлы яшьләр православие оешмасын оештыра, аны ун елдан артык Наталья Петровна җитәкләгән. Алар Кама аръягы урманнары буйлап походларга йөргәннәр, ә кыш көне Раштуа баллары оештырганнар.
Аннары „Яңарыш“ православие фестивален оештыру теләге барлыкка килгән һәм Чистайга бөтен Татарстаннан православие һәм патриотик җырларны иң яхшы башкаручылар, фольклор һәм казак коллективлары, чиркәү хорлары, ансамбльләр һәм соло башкаручылар килә башлый. Чистай һәм Түбән Кама епархиясе балалары катнашында „Божественная искра“ балалар театраль православие фестивале оештырыла.
Ирле-хатынлы фронтка ярдәм итә, солдатларыбыз өчен азык-төлек, медикаментлар, җылы әйберләр белән посылкалар җыя. Вадим Владимирович окоп шәмнәре һәм кечкенә тимер мичләр ясау технологиясен өйрәнә һәм эшли, аларны ясауны финанслый.
Вадим Владимирович һәм Наталья Петровнаның кечкенә улы Нестор инде икенче тапкыр „Созвездие — Йолдызлык“ ачык республика эстрада сәнгате фестивалендә җиңү яулый. Нестор — „Экспромт“ балалар халык театры артисты, җиде спектакльдә рольләр башкара. Ул „Роза ветров“ Бөтенроссия укучылар конкурсының беренче дәрәҗә дипломанты. Несторның талантын „Созвездие“ фестивале режиссеры Дмитрий Платонов күреп ала һәм „Иван һәм Нестор“ телесериалында төп рольгә чакыра, ул „Ералаш“ принцибы буенча кечкенә серияләр белән төшерелә.
„Чистай“ мәдәни үзәгендә Наталья Петровна улының яраткан бишек җырын башкарды, ә Нестор Валентина
Осееваның „Хорошее“ хикәясен менә дигән итеп укыды.
— Син бик яхшы чыгыш ясадың! — дидем мин Несторга.
— Рәхмәт! Мин бераз дулкынландым.
— Бу сизелмәде дә, — дип ышандырдым мин аны.
— Мин монда сирәк булам. Гадәттә, башка сәхнәдә чыгыш ясыйм, — дип аңлатты кечкенә артист.
— Аның каравы, төрле сәхнәләрдә чыгыш ясаганда, яңа урыннарга ияләшәсең, — дидем мин һәм: малайга җиде яшь, аңа күп кенә яңа һәм матур урыннарны күрергә насыйп булсын, әмма бүгенге эчкерсезлеге сакланса, нинди яхшы булыр иде дип уйлап куйдым!
„Чистай“ мәдәни үзәгендә Гаилә елы уңаеннан бәйрәм, беренче чиратта, гаиләләр ярдәмендә шулай матур узды: нәкъ менә алар „рәсми чара“ны чын мәгънәсендә җылы очрашуга әйләндерделәр!
Татьяна Шабаева язып алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев