Чистайда коммуналь хезмәтләр тукталышларны кардан чистарталар
Чистайда коммуналь хезмәтләр җәмәгать транспорты тукталышларын кардан вакытында чистартуны тәэмин итәләр
Чистайның коммуналь хезмәтләре җәмәгать транспорты тукталышларын кардан вакытында чистартуны тәэмин итәләр. Эшләр пассажирларның тукталыш пунктларына тоткарлыксыз барып җитү мәнфәгатьләрен истә тотып башкарыла.
Кар күп яуган вакытта шәһәр хеәмәтләре белгечләре тукталышларны һәм алар янындагы территорияләрне явым-төшемнән арындыру өчен бар көчләрен куялар. Шәһәрлеләр җәмәгать транспортыннан имин һәм уңайлы файдалансыннар өчен пассажирлар күп булган урыннарга, аеруча тукталышларга килү юлларына аеруча игътибар бирелә. Шәһәрнең үзәгендә һәм ерактагы микрорайоннарында да чистарту эшләре алып барыла. Эшләр көндәлек режимда үтәлә – коммуналь хезмәтләр һава торышын күзәтеп торалар һәм явымнар булу белән үк тиз арада эшкә керешәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев