Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда коммуналь авария нәтиҗәләрен бетерәләр

Шәһәрнең төп урамнарының берсендә юл уртасында зур күлдәвек барлыкка килде. Соңгы берничә көндә иртәнге сәгатьләрдә чистайлылар кыш өчен хас булмаган күренешкә тап булалар. Сәбәбе — суүткәргеч линиядә коммуналь авария. Бер ук урында, Энгельс урамында, АСО заводы янында, өч тапкыр торба тишелеп акты, шуның нәтиҗәсендә су агымы машиналар юлы буйлап акты һәм яр буендагы күпердә зур сулык барлыкка килде. Бу транспорт хәрәкәте өчен зур проблемалар тудырды. Суүткәргечтә авария нәтиҗәсен бетерү буенча эшкә оператив режимда юл хезмәте һәм коммуналь хезмәткәрләр җәлеп ителде.

Торбаның тишелеп агуы тагын бер мөһим проблема китереп чыгарды: шәһәрнең кайбер микрорайоннарында су бирү озак вакытка туктатылды. Су каналында аңлатуларынча, бу мәҗбүри чара. Су бирүне туктатмыйча, линиядәге авария нәтиҗәләрен бетерү мөмкин түгел.

Бу хәлгә су каналының баш инженеры Алмаз Мифтахетдинов аңлатма бирде.

— Узган атнада авария булды: чуен торба буйга ярылды. Хәзер ГОСТ буенча шундый ук диаметрлы торбалар эшләп чыгармыйлар, шуңа күрә предприятие хезмәткәрләре үз көчләре белән ярыкны томаладылар, әмма мондый ысул ышанычлы булып чыкмады һәм суүткәргечтә кабат авария килеп чыкты, — дип сөйләде су белән тәэмин итүче оешма вәкиле.

Ремонт ясаучылар кабат су агып чыгуны туктата алдылар, су белән тәэмин итүне торгыздылар, ләкин, ни кызганыч, озакка түгел. Икенче көнне барысы да кабатланды. Су белән тәэмин итү оешмасы вәкилләре су агып чыгуның сәбәбен үткәргечнең нык тузган булуы белән аңлаттылар.

Шәһәр хакимиятен дә килеп чыккан проблема аптырашта калдырды.

«Су белән тәэмин итү мәсьәләсен тиз арада хәл итеп булмый, суүткәргечнең бер өлеше тулысынча алыштыруны таләп итә, аны ремонтлау мөмкин түгел. Төзекләндерү эшләре бара, әмма бер ел эчендә моны эшләү мөмкин түгел. Шәһәрдә әйләнмә суүткәргеч төзелде, шәһәрнең үзәк өлешендә суүткәргечне үзгәртеп төзекләндерү буенча төп эшләр башкарылды.

Узган ел төзекләндерү эшләре барышында, иске суүткәргечкә зыян килү сәбәпле, зур аварияләр булды. Энгельс урамында күләмле эшләр көтелә, хәзер проектлау бара, аны җәй башына тәмамлау планлаштырыла. Проект эшләре тәмамланганнан соң алга таба реконструкция үткәрү өчен финанслау чыганаклары эзләнәчәк», — дип аңлатма бирделәр муниципалитетта.

Бу хәл шәһәр халкында ризасызлык тудырды. Чистайлылар социаль челтәрләрдә моңа карата фикерләре белән уртаклашалар.

«Тагын көне буе су юк! Тиешенчә төзәтеп булмыймы соң аны?!»

«Салкын һәм җил булуга карамастан, авария бригадалары аккан суны туктату өчен эшлиләр, аларга рәхмәт».

«Ир-егетләргә рәхмәт, торбаларның тузган булуына алар гаепле түгел, бу хәл ил буйлап күзәтелә. Тишек-тошыкларны ямау нәтиҗә бирми. Бу күз буяу гына».

«Бу кайчан җайга салыначак, күпме түзәргә була инде? Үзәккә үттеләр!»

«Әлбәттә, безнең шәһәрдә мондый хәлнең килеп чыгуы кызганыч. Хәзерге вакытта эшләүче су каналы хезмәткәрләре кемнәрнеңдер зур хаталарын төзәтәләр, аларны кызганам.

Бу аларның гаебе түгел, алар көне-төне эшлиләр. Ир-егетләр сезгә чыдамлык телим! Кечкенә, матур шәһәремдә шундый очракларның килеп чыгуына мин бик борчылам. Бу вакытлыча гына һәм тиздән барысы да яхшы булыр дип ышанам! Барыгызга да тынычлык, иминлек, сәламәтлек телим!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев