Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда көчле буран нәтиҗәләре белән көрәшү әле дә дәвам итә

Явым-төшемнәр яшәүчеләргә һәм коммуналь хезмәтләргә мәшәкатьләр тудырды

Бу елның гыйнвары халыкка да, коммуналь хезмәтләргә дә күп мәшәкатьләр тудырган көчле бураннары белән истә калачак. Мул явым-төшемнәр берничә көн дәвам итте, бу шәһәрдә дә, районда да тормыш эшчәнлеген тоткарлады. Хәзер кар явудан туктады, әмма көчле буран нәтиҗәләре белән көрәш әле дә дәвам итә. Бүгенге көндә бөтен көч шәһәр урамнарыннан һәм ишегалларыннан карны җыеп алуга ташланган: махсус коммуналь техника тәүлек әйләнәсе эшли.

— Эшкә 30 берәмлек техника җәлеп ителде. Кыш башыннан 40 мең кубометр кар чыгарылды, — дип аңлатма бирделәр шәһәр башкарма комитетында.

Без юллар, тротуарлар һәм ишегалларының нинди хәлдә булуын күрү өчен шәһәрнең кайбер урамнары буйлап үттек. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күпчелек юллар чистартылган, әмма төрлечә: кайдадыр ике автомобиль дә тыныч кына үтә ала, ә кайбер җирләрдә юл тарайган, шуның аркасында иртән һәм кичен бөкеләр хасил була.

Җәяүлеләргә күпкә авыррак. Ни кызганыч, шәһәрдә кар баскан тротуарлар шактый, шуның аркасында кешеләр машина юлы буйлап йөрергә мәҗбүрләр.

Җәмәгать транспорты тукталышларының торышына карата да халыктан шактый шикаятьләр килә.

— Тукталышларны кар баскан! Олы яшьтәгеләргә дә, йөкле хатын-кызларга да, балаларга да автобуста йөрергә туры килә бит! Бик куркыныч! Быел кар күп, анысы һәрберебезгә дә аңлашыла, әмма кешеләр тыныч кына автобуска керә һәм чыга алсын өчен тукталышларны чистартырга кирәк, — дип яза социаль челтәрләрдә шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз.

Шунысын да әйтергә кирәк, шәһәрнең кайбер күп фатирлы йортларында яшәүчеләр, көчләрен берләштереп, үз ишегалларын чистартырга чыгалар. Мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар да «Кар десантлар»ы үткәрәләр.

Авыл җирлекләренә килгәндә, аларның күбесендә юлларны чистартуда проблемалар юк. Каргалы авылы халкы гына урамнарда карның вакытында чистартылмавыннан зарлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев