Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда «КИУның Мисс һәм Мистер»ын сайладылар

Глеб Щелев һәм Анастасия Аникина «КИУның Чистай филиалы Мисс һәм Мистеры — 2025» матурлык һәм талант бәйгесендә җиңү яуладылар

«Чистай» мәдәни үзәгендә зур дулкынлану белән көтёп алынган чын бәйрәм мохиты хөкем сөрде. Биредә «КИУның Чистай филиалы Мисс һәм Мистеры — 2025» матурлык һәм талантлар конкурсы булып узды. Бу вакыйгага Казан инновацион университетының Чистай филиалында ай буе әзерләнделәр. Әлеге титул өчен уналты иң актив һәм талантлы кыз һәм егет көрәште.

Катнашучылар өчен сәхнәгә юл әзерлек марафоны булды: бетмәс- төкәнмәс репетицияләр, идеаль образ эзләү, дулкынландыргыч видеолар төшерү, һәр ишарәне төгәл өйрәнү… Һәм менә көтелгән кичә килеп тә җитте.

Жюриның үткен карашы һәм алкышлар астында катнашучылар студентның заманча идеалы — акыл, талант, эчке дөнья гармониясе икәнен исбатладылар.

«Казан Миссы — 2025», модель, блогер, ир хатыны һәм әни Адилә Закирова сәламләү сүзләрен җиткерде. Ул катнашучыларны үзең булып калырга һәм һәрвакыт елмаерга өндәде.

— Елмаю һәрвакыт уңышка ишекләр ача — елмайганда бар эшең дә килеп чыга, — диде ул.

— Үзегез булып калыгыз, борчылмагыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, — дип теләкләрен җиткерә «Татарстан Миссы», «Нәзакәтлелек Миссы — 2025» финалисты Ләйсән Җиһаншина.
«Татарстан Миссы» конкурсы финалисты, «Иҗат миссы — 2025», PRОсвет театр студиясе педагогы Раида Шахова беренче тәэсирләрнең мөһим булуына игътибар итә.

— Сезнең беренче чыгышыгыз — тирә-юньдәгеләргә беренче тәэсирегез ул, — дип билгеләп үтте ул.

Конкурс программасы катнашучыларның күпкырлы шәхесләрен оста ачып бирә торган чын тамашага әверелде. Ул энергияле «Визитка»дан башланды — 30 секунд эчендә һәр дәгъвачыга үзе белән таныштырырга гына түгел, ә җитди жюри хәтерендә якты очкын булып тәэсир калдырырга кирәк иде.

Кичәнең иң җылы һәм истә кала торган өлёш булып «Йорт хуҗасы һәм гаилә учагын саклаучы» туры булды. Биредә ярышлар ихласлыкка корылган иде. Зур экранда өй шартларында төшерелгән шәхси тарихлар җанланды. Кемдер бергәләп өчпочмаклар пешергәндәге гаилә традицияләре, икенчеләр буыннан-буынга күчүче башка гореф-гадәтләр белән уртаклаштылар. Алар студент билетлары артында конкурсантлар гына түгел, ә тирән тамырлары һәм ихлас үткәннәре белән бәйле конкурсантлар да торуын искә төшерделәр.

Өйнең дулкынландыргыч мизгелләре залга да күчте: кайбер катнашучылар якыннары белән бергә әзерләгән сый-нигъмәтләр — жюри әгъзалары белән уртаклашырга дип пешерелгән тәмле тортлар һәм кызарып пешкән өчпочмаклар да алып килгәннәр. Әлеге адым аларның гаилә тарихларының матур дәвамы.

Конкурста катнашучы Лия Малкова гаилә традицияләре турында сөйләде.

— Яңа елга бер ай калгач, без гаилә әгъзалары белән бергәләп җылы теләкләр һәм бер-беребезгә рәхмәт сүзләре салынган ваза куябыз. Ә Яңа ел төнендә әлеге язылганнарны уку өчен бергә җыелабыз. Бу мизгелләр бик җылы һәм күңелле була. Ул безне һәрвакыт елмаерга мәҗбүр итә, ә кайчакта күзләрне шатлык яшьләре каплый, — дип уртаклаша Лия.

Кичәнең кульминациясе парлы дефиле булды. Сигез матур пар булып, уналты конкурсант сәхнәдә үз-үзләрен тотуны гына түгел, ә матур образлар тудырып, үзара аңлашу осталыгын да күрсәттеләр.

Матурлыкның көчле, интеллектуаль җирлек таләп итүен раслап, эрудицияләре, үткен, стандарт булмаган фикерләүләре булган булачак белгечләр үзләрен бары яхшы яктан күрсәткән интеллектуаль тур финалның сынавы булды.

Тамашаның якты мизгелләре булып кунаклар чыгышы: «Панда» бию төркеменең дәртле номерлары, «Яңа буын» студиясе башкаруында җыр композицияләре истә калды.

Жюри номинацияләрне түбәндәгечә бүлде:
Мистер КИУ — 2025 — Глеб Щелев
Мисс КИУ — 2025 — Анастасия Аникина
I Вице-Мисс КИУ — Яна Воробьёва
I Вице-Мистер КИУ– Марк Евчик
II Вице-Мисс КИУ — Вероника Фәсхетдинова
II Вице-Мистер КИУ — Матвей Данилов
Мисс Соклану — Маргарита Кәлимуллина
Мистер Соклану — Никита Бармин
Мисс Подиум — Юлиана Васильева
Мисс Тамашачылар мәхәббәте — Лия Малкова
Мистер Тамашачылар мәхәббәте — Максим Родионов
Мисс Талант — Лия Малкова
Мисс интеллект — Анастасия Лачугина
Мисс Иҗат — Полина Ахрамешина
Мистер Батырлык — Дмитрий Корнев
Мистер Интеллект — Инсаф Җамалетдинов
Мистер Альфа — Никита Бармин
Мисс ВТБ — Анастасия Аникина
Мисс Фитнес — Яна Воробьёва
Мистер спорт — Раил Төхвәтуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев