Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда казылган чокыр дивары ишелү сәбәпле, эшче һәлак булган

Чистай электр челтәре хезмәткәре вакыйга урынында имгәнүләрдән һәлак булган

Чистайда фаҗига килеп чыкты. 26 июнь көнне, 19 сәгать тирәсендә җир асты электр челтәрләрен алыштыру буенча эшләр алып барган вакытта казылган чокыр дивары ишелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә «Чистай электр челтәре» хезмәткәре һәлак булган.

Фаҗига урынына Чистай шәһәр прокуроры Тимур Дияров барды.

— Күзәтчелек ведомствосы хезмәтне саклау турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк. Моңа нигез булса, прокурор тәэсире чаралары күреләчәк.

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, «Чистай электр челтәре» эшчесенең үлеме очрагы буенча «Төзелеш яки башка эшләрне алып барганда иминлек кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев