Чистайда канализация челтәрләрен көнкүреш калдыклары белән чүпләү проблемасы кискен тора
Муниципалитет һәм коммуналь хезмәтләр вәкилләре чүп-чарны һәм шәхси гигиена әйберләрен унитазга ташларга ярамаганлыгын даими кисәтеп торалар. Канализация челтәрләре тыгылу проблемасы кискен тора һәм аерым игътибар таләп итә.
Тышкы урам челтәрләрендә канализация системасының чүп-чар белән тыгылуы күп фатирлы йортларның торышына тискәре йогынты ясый, чөнки еш кына подвалларны канализация сулары белән басуга китерә.
«Жилремсервис» предприятиесе директоры Дамир Гайнетдинов канализаия челтәрләренең чүп-чар белән ни сәбәпле тыгылуы турында сөйләде.
— Урамдагы, шулай ук йорт эчендәге су чыгару челтәрләрендә чүп-чарның еш тыгылу сәбәпләре әлеге челтәрләрне тиешенчә кулланмаудан гыйбарәт. Мәсәлән, кайбер чистайлылар унитазларны көнкүреш чүп-чарларын (азык-төлек калдыкларын, чүпрәкләр, тукыма тастымаллар) утильләштерү өчен кулланалар. Урамнардагы су чыгару челтәрләренең тузу дәрәҗәсе югары, ә канализацияне дөрес файдаланмау системага өстәмә йөкләнеш тудыра, — дип билгеләп үтте Дамир Фәйзехан улы.
— Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коммуналь хезмәтләр даими рәвештә шәһәрдәге канализацияне чистарталар, гадәттә, алар моны аена 1-2 тапкыр эшлиләр, — диде Дамир Гайнетдинов. — Чистайлыларга канализация системасын турыдан-туры билгеләнеше буенча, ә чүп-чарны утильләштерү өчен каты коммуналь калдыклар контейнерларыннан файдалануларын сорап мөрәҗәгать итәсем килә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев