Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең йомгаклау утырышы булды

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең йомгаклау утырышы киңәйтелгән составта узды

Аның эшендә муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эше бүлеге башлыгы урынбасары Артем Корнилов, шәһәр прокуроры, авыл җирлекләре башлыклары һәм комиссия әгъзалары катнаштылар. Утырышны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Эдуард Хәсәнов алып барды.

 

Район территориясендә аварияләрнең торышы һәм аны тотрыкландыру чаралары турында үз чыгышында Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Зинин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 11 аенда район юлларында 59 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 4 кеше һәлак булган, 79 кеше имгәнүләр алган. Доклад ясаучы сүзләренә караганда, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, авариялелекнең барлык төп күрсәткечләренең кимүе күзәтелә.

 

– Ике авариядә җәяүлеләр һәлак булдылар. Ике очракта да алар машина юлыннан барганнар. Үлемгә китергән тагын бер транспорт һәлакәте корбаны мотоцикл йөртүче булды. Ә икенче авариядә автомобиль йөртүче һәлак булды, ул идарәне югалтып, юл кырыена төшеп әйләнеп капланган, – дип статистиканы китерде Дмитрий Зинин.

 

Доклад ясаучы ассызыклаганча, исерек машина йөртүчеләр катнашындагы аварияләр проблемасы үзенең актуальлеген югалтмый. Исерек хәлдә яки аның билгеләре булган машина йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан 4 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 8 кеше имгәнүләр алган.

 

Дмитрий Викторович балалар катнашындагы аварияләргә аерым тукталды, һәр дүртенче юл-транспорт вакыйгасында яшь кешеләр катнашуын билгеләп үтте.

 

– 11 ай эчендә 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 15 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, анда 17 бала имгәнүләр алган, үлүчеләр юк. Бу аварияләрнең яртысы диярлек пассажир балаларга туры килә, – дип ассызыклады чыгыш ясаучы.

Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өндәде, барлык җаваплы затлар белән бергә актив кисәтү эшчәнлеген дәвам итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

 

Ул шулай ук барлык җаваплы хезмәтләргә һәм ведомстволарга юлларда, бигрәк тә җәяүлеләр кичүләре һәм күз күреме зоналарында даими мониторинг һәм кар җыюны оештыруны сорап мөрәҗәгать итте.

 

Халыкны җәмәгать транспортында йөртү буенча күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты мониторингы турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хамматов мәгълүмат бирде.

 

Ул билгеләп үткәнчә, җәмәгать транспорты хезмәтләре сыйфатын мониторинглау системасы идарә итүнең төп коралы булып тора.

 

– Системаның нигезе – пассажирлардан кире элемтә: торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт бүлеге аша халыкның барлык шикаятьләре һәм тәкъдимнәре җентекләп анализлана һәм маршрутларга төзәтмәләр кертү һәм автопаркны яңарту буенча карарлар нигезенә салына, – диде Айрат Рөстәм улы.

 

Маршрутларда уртак күчмә тикшерүләрне һәм автобусларның техник торышын тикшерүне үз эченә алган даими контроль пассажирлар йөртүнең куркынычсызлыгын, уңайлылыгын һәм пунктуальлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

 

Утырышта массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү темасын яктырту мәсьәләсе турында да фикер алыштылар. Бу хакта район советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Илфат Мәгыйзов сөйләде.

 

Аннары утырышта катнашучылар мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Купцованың докладын тыңладылар. Ул шәһәр һәм район мәгариф оешмаларында балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә юнәлтелгән эш турында җентекләп сөйләде.

 

Шулай ук йомгаклау киңәшмәсендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең 2026 елга эш планы расланды.

 

Утырыш азагында комиссия рәисе Эдуард Хәсәнов барлык катнашучыларны бергәләп эшләргә өндәде, бары тик уртак тырышлык кына аварияләрне нәтиҗәле киметә һәм юлда куркынычсыз мохит булдыра ала, дип билгеләп үтте ул. Шулай ук ул юл хәрәкәтендә катнашучы балаларны яклауга аерым игътибар бирде, озакка сузылган каникуллар алдыннан һәм алар вакытында өстәмә кисәтү чараларының актуальлеген һәм кичектергесезлеген ассызыклады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев