Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алдылар

Агымдагы елның 10 аенда Татарстан юлларында 260 кеше һәлак булган

Җәмәгатьчелек игътибарын юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәләренә җәлеп итү, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә гомернең кыйммәтен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерү — шәһәрнең үзәк мәйданында узган акциянең төп максаты әнә шундый иде. Юл-транспорт һәлакәте корбаннары көне алдыннан яшь хәрәкәт инспекторлары мәктәп отрядлары, балалар бакчаларында һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләр, «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучылар, олылар җитәкчелегендә яшь табигать сакчылары җәяүлеләрнең һәм машина йөртүчеләрнең игътибарын юллардагы куркынычсызлык проблемаларына җәлеп итү, юл-транспорт һәлакәте корбаннары булганнарны искә алу өчен сафка тезелделәр.
— Зур плакатлар тоткан балалар колоннасы яныннан узып баручы машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр бу көннең әһәмияте турында уйланырлар дип ышанасы килә. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы да, шул исәптән кагыйдәләрне үтәмәүче балалар да, юл-транспорт һәлакәтенә эләгү, сәламәтлекләрен, хәтта гомерләрен югалту куркынычы астында торалар, — диде «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бүлекчәсе начальнигы Светлана Рясова.
Профилактик акцияне уртак көч белән «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, җирле Дәүләт автоинспекциясе бүлеге, «Алдынгылар хәрәкәте» бүлекчәсе, «Чиста болыннар» табигать тыюлыгы, районның ата-аналар һәм әтиләр Советлары оештырды.
— Агымдагы елның 10 аенда Татарстан юлларында 260 кеше һәлак була, шуларның 45е — җәяүлеләр. Аварияләрдә һәлак булучылар арасында 10 бала да бар. Шуңа күрә бүгенге акциядә яшь буынның актив катнашуы мөһим. Мондый чаралар вакытында җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә безнең, акциядә катнашучыларның, юллардагы аварияләр проблемасына битараф булмавыбызны күрәләр, димәк, аларга да уйланырга кирәк, — дип билгеләп үтте Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хаматшин.
Акция вакытында балалар өлкәннәр җитәкчелегендә шулай ук узып баручы җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, белешмәлекләр һәм буклетлар өләшеп йөрделәр.
— «Яшь табигать сакчысы» клубы активистлары юл хәрәкәте кагыйдәләре белешмәлекләре белән бергә машина йөртүчеләргә «Сак булыгыз, кыргый хайваннар!» юл билгесе сурәтләнгән ябыштыргыч өләштеләр. Шуның белән без автотрассаларга кинәт кыргый хайваннар йөгереп чыгарга мөмкинлеген искә төшердек, — дип сөйләде «Чиста болыннар» табигать тыюлыгы башлыгы Максим Улыбин.
«Алдынгылар хәрәкәте» һәм «Чиста болыннар» табигать тыюлыгы вәкилләре белән берлектә балалар бу датаның кәгазь символларын — «Хәтер күгәрченнәре»н ясадылар һәм аларны җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә тараттылар.

Безнең белешмә
2024 елның 17 ноябрендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу дата һәлак булганнарны искә алырга, туганнарының кайгысын уртаклашырга һәм һәркемгә юллардагы иминлеккә җитди мөнәсәбәтнең мөһимлеген искә төшерергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев