Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда ипотека программалары, уракка әзерлек һәм кибериминлек турында сөйләштеләр

Муниципалитетта чираттагы киңәшмә узды, анда агымдагы мәсьәләләр, агросәнәгать комплексындагы вәзгыять, гаилә ипотекасы программалары һәм атналык оператив хәл турында фикер алыштылар

Чистайлыларга яңа ипотека программалары тәкъдим итәләр

Киңәшмәдә доклад белән «ВТБ» банкының ипотека буенча директоры Зилә Шәйдуллина чыгыш ясады. 
Ул халык өчен гамәлдә булган ипотека программалары, шул исәптән гаилә ипотекасы кебек ташламалы программалар турында сөйләде. Аларны рәсмиләштерү шартлары һәм сроклары турында җентекләп мәгълүмат бирде. Шулай ук банктан хезмәт хакы алучы клиентлар өчен автокредитлау һәм программалар турында мәгълүмат тәкъдим ителде.

Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерлиләр
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында сөйләде. 
Ул билгеләп үткәнчә, узган атнада сөт җитештерүдә уңай динамика күзәтелә. 387 тонна сөт җитештерелгән, шуның 367 тоннасы сатылган. 
Район кырларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 17 июньгә булган мәгълүматларга караганда, хуҗалыклар 2500 тонна сенаж һәм 1600 тоннага якын печән әзерләгәннәр. Динамика бик югары түгел, чөнки һава шартлары үз төзәтмәләрен кертте. Соңгы көннәрдә 45 миллиметрдан артык явым-төшем яуган. 
Шуның белән беррәттән игенчеләр үсемлекләрне саклау эшләрен дә алып баралар. Бу иң мөһим агротехник алымнарның берсе. Срокларны үтәмәсәң, уңышны югалтырга мөмкин. Бу эшләр күбесенчә төнлә һәм иртә таңнан алып барыла. 77 мең гектардан артык җир эшкәртелгән инде, шул исәптән корткычларга, авыруларга, чүп үләннәргә каршы. 
Хуҗалыкларда пар җирләрне эшкәртү эшләре дә дәвам итә.  Бурыч – уҗым культураларын чәчү өчен кырлар әзерләү. 
Александр Ромадановский алда торган урып-җыю кампаниясе турында да хәбәр итте. Быел 43 мең гектардан артык бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, 37 меңнән артык майлы культуралар җыеп аласы бар. Бәрәңге һәм яшелчәләр җыю мәйданы 2 мең гектардан артык тәшкил итә.
Районда урып-җыю эшләрен башкару өчен кирәкле техника: 119 ашлык җыю комбайны бар, узган еллар тәҗрибәсе буенча хуҗалыклар күпчелек кырларда уңыш бер үк вакытта өлгергән вакытта башка предприятиеләрдән дә комбайннар җәлеп итәләр. Техник потенциал урып-җыюны бер ай эчендә төгәлләргә мөмкинлек бирә. Июнь азагында ашлык җыю техникасын комиссия тарафыннан кабул итү планлаштырыла. 

Юл-транспорт вакыйгасында ике бала зыян күргән
Оператив хәл белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов таныштырды. 
Узган атнада җинаятьләр турында барлыгы 10 хәбәр теркәлгән. Сводкада – 5 мошенниклык, компьютер мәгълүматына хокуксыз ия булуның 2 очрагы, чит кешенең мөлкәтен урлау, саксызлык аркасында үлемгә китергән янгын.
Бер атна эчендә 8 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда ике балигъ булмаган бала зыян күргән. 
107 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 84е – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен. 4 машина йөртүче исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен тоткарланган.

Уяулык кибер куркынычлардан саклаячак
Киңәшмәне тәмамлап, Дмитрий Иванов катнашучыларның игътибарын чираттагы тапкыр интернет мошенниклар темасына юнәлтте. 
– Бу проблема элеккечә кискен булып кала – без аны һәр киңәшмәдә диярлек тикшерәбез, әмма, ни кызганыч, зыян күрүчеләр бар, – дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич. – Җинаятьчеләр даими рәвештә үз схемаларын камилләштерәләр, ә кешеләр акчаларын югалтуын дәвам итә, өстәвенә, суммалар йөзләгән мең һәм хәтта миллионнарча сумнар белән исәпләнә. Мошенникларның корбаннары еш кына өлкән яшьтәге кешеләрнең булуы аеруча борчу тудыра. 
Муниципаль район башлыгы киңәшмәдә катнашучыларны уяулыкка һәм игътибарлылыкка, саклык чараларын үтәргә өндәде һәм коллектив әгъзаларына, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә, куркынычсызлык кагыйдәләрен кабат искә төшерүләрен сорады. 
– Мәгълүматны тикшерегез: әгәр сезгә банктан, социаль хезмәтләрдән яки хокук саклау органнарыннан шалтыратсалар, яки сораулар килсә, рәсми оешмага шалтыратыгыз. Туганнарыгыз белән сөйләшегез, өлкән буынга мошенникларның ничек эшләвен аңлатыгыз. Кайвакыт гади сөйләшү дә акчаларны югалтудан саклап кала ала, – дип йомгак ясады Дмитрий Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев