Чистайда «Иминлек каешы» операциясенә йомгак ясадылар
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре кагыйдә бозучыларга карата 167 карар рәсмиләштергән
Чистай районында 28 майдан 10 июньгә кадәр барган «Иминлек каешы» профилактик операциясенә йомгак ясадылар. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре иминлек каешларын куллану белән бәйле кагыйдәләрне бозуны кисәтү өчен шәһәр урамнарында кизү тордылар.
Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлегендә хәбәр итүләренчә, операция вакытында машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны каеш такмаган өчен административ җаваплылыкка тарту турында 167 карар чыгарылган.
– Иминлек каешы юл-транспорт һәлакәтендә гомерне саклап калуның иң гади һәм нәтиҗәле ысулы булып тора. Күп кенә машина йөртүчеләр бу кагыйдәне «бернәрсә дә булмаячак» дип уйлап, бигрәк тә кыска сәфәрләрдә, игътибарсыз калдыра, – дип билгеләп үтә Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы, полиция майоры Дмитрий Зинин. – Иминлек каешы – ул формальлек түгел. Кинәт тормозга басу яки бәрелешү вакытында хәтта сәгатенә 50 км тизлектә дә эләктермәүче кеше инерция буенча хәрәкәтен дәвам итә һәм гаять зур көч белән рульгә, приборлар панеленә бәрелә яки алгы пыяла аша очып чыга. Шул ук вакытта исән калу мөмкинлеге кискен кими. Эләктерелгән машина йөртүче яки пассажир үз урынында кала.
Дәүләт автоинспекциясендә чираттагы тапкыр барлык машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны иминлек каешын эләктерергә һәм яшь пассажирларның куркынычсызлыгы турында кайгыртырга чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев