Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда иминлек чаралары көчәйтелде

Республика һәм Шәһәр көне, Яңа уку елы башланыр алдыннан һәм ТР Дәүләт Советына алдагы сайлаулар якынлашкан бу көннәрдә иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләштек

Террорга каршы комиссия­нең, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча комиссиянең һәм оператив төркемнең уртак утырышын район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.
Террристик янауларны кисә­тү һәм җәмәгать иминлеген һәм тәртипне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча җәмәгать тәртибен саклау буенча начальник урынбасары Василий Кузьмин хәбәр итте.
— Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итү буенча оператив-кисәтү чаралары комплексы үткәрелә, — дип сөйләде Василий Ильич. — Район территориясендә җәмәгать иминлеген тәэмин итү өчен көчләр һәм финанс исәбе әзерләнде. Бүлекнең шәхси сос­тавы чаралар үткәрелгән вакытка көчәйтелгән эш режимына күчереләчәк. Чараларны үткәрү урыннарын кинологлар тикшерәчәк һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үз контроленә алачак. Чараларны үткәрүне видео-мониторинг күзәтеп торачак.
Әйдәп баручы темаларның берсе булып белем бирү учреж­дениеләрендә иминлекне тәэ­мин итү чаралары булды. Белем бирү объектларының тер­рорга каршы сакланышы турында башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары — мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова хәбәр итте.
— Муниципаль районда 1 августка 86 объект бар, — дип хәбәр итте Ольга Вадимовна. — Аларның барысының да категориясе һәм иминлек паспортлары бар.
Агымдагы елда белем бирү учреждениеләрен террорга каршы саклау өчен муниципаль бюджеттан 5 миллион сум акча бүлеп бирелде. 15-25 июльдә яңа уку елына белем бирү учреждениеләренең әзерлеге тикшерелде. Ведомствоара комиссия вакытында террорга каршы сакланыш тикшерелде. Барлык белем бирү учреждениеләрендә дә пропуск режимы, оешмага килүче кешеләрне исәпкә алу журналы булдырылды. Шулай ук көндез персоналларның кизү торуы, ә төнге вакытта объектларны саклау оештырылган. Белем бирү учреждениеләренең җитәкчеләре приказы белән видеокүзәтү системасының өзлексез эшләп торуы, сигнализация кнопкасының төзеклеге, янгын сигнализациясе өчен җаваплы кешеләр билгеләнде. Ашыгыч хезмәтләрнең телефоннары күрсәтелгән стендлар булдырылды.
Муниципаль районның белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы торышы турында муниципаль районның янгын күзәтчелеге буенч, а баш дәүләт инспекторы урынбасары Руслан Сафиуллин хәбәр итте.
— Барлык белем бирү учреж­дениеләре автоматик янгын сигнализациясе һәм кеше­ләргә хәбәр иткечләр белән җиһаз­ландырылган, объектлар янгын сүндергечләрең беренче чиратта кирәкле чаралары белән тәэмин ителгән. Болар барысы да район җитәкчелеге, дәүләт янгын күзәтчелеге кебек органнарның планлы һәм уртак эш нәтиҗәсе, — диде Руслан Рамил улы.
Районда белем бирү учреж­дение­ләрендә янгыннар чыгу теркәлмәгән.
Утырышта шулай ук халык, нигездә, яшьләр арасында терроризмга каршы тору идеологиясендәге эшләрне оештыру турында да сөйләнде. Бу хакта муниципаль районның башкарма комитеты мәдәият бүлеге начальнигы Эльвира Таһирова һәм Яшьләр үзәге директоры Марина Елисеева сөйләде. Каргалы авыл җирлеге башлыгы Марат Заһидуллин үзенең авыл җирлегендә терроризм идеологиясенә һәм экст­ремизмга каршы тору чаралары турында сөйләде.
Утырыш районнның терроризмга каршы комиссиясенең терроризм һәм экстремизмны кисәтү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем составына үзгәрешләр кертү турындагы хәбәр белән төгәлләнде. Бу хакта комиссия сәркатибе Ольга Заглядова хәбәр итте.
–Кадрлар үзгәрешләре белән бәйле рәвештә Олег Александ­рович Акимов эшче ведомство­ара төркемнең составыннан чыга, — дип хәбәр итте ул. –Аның составына ТР буенча РФ УФМСының Чистай районы бүлеге начальнигы Рамил Мәҗит улы Нәҗмиев кертелә. Ольга Валентиновна гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда һәм пилотсыз очу аппаратлары күзәтелгән очракта ничек хәрәкәт итәргә кирәклеге хакында искә төшерде. Район башлыгы Дмитрий Иванов мондый гамәлләрнең алгоритмын төгәл билгеләргә боерды.
— Әлеге мәсьәләгә формаль якын килү булмаячак!
Уяулык бар нәрсәдән дә өстен! — дип ассызыклады ул.

Хөрмәтле чистайлылар һәм шәһәр кунаклары!
Шартлаткыч матдәләр, җайланмалар һәм шикле әйберләр табылган очракта кичекмәстән РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Чистай шәһәрендәге бүлегенә — 5-20-25, ТР Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча Эчке эшләр бүлегенә — 5-43-32, 5-20-97, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чистай муниципаль районы буенча идарәсенә — 5-25-94 «ышаныч телефон»нары буенча мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев