Чистай районында иминлек чаралары көчәйтеләчәк
Районда Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк. Бу хакта ришвәтчелеккә каршы комиссиянең һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеге белән тәэмин итү комиссияләренең һәм оператив төркемнең уртак утырышында сөйләделәр
Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек начальнигы Айдар Фәсхетдинов үзенең чыгышында күп гражданнар катнашындагы бәйрәм чараларына әзерләнгәндә һәм аларны үткәргәндә әлеге бүлек тарафыннан террористик актларны һәм җәмәгать иминлеген көчәйтү буенча оператив-эзләү һәм кисәтү чаралары үткәрелүе турында билгеләп үтте.
– Чаралар башланыр алдыннан объектларда һәм якын-тирәдәге территорияләрдә мәҗбүри кинологик тикшерүләр үткәрелә, – дип сөйләде Айдар Назыйф улы. – Патрульлек маршрутлары һәм постларны урнаштыру урамнардагы җинаятьләр анализына карап билгеләнә , ә бәйрәм көннәрендә полиция нарядларының тыгызлыгы арттырыла. Кешеләр күп җыелган урыннарга – бәйрәм һәм дини чаралар үткәрелүче җирләргә максималь рәвештә көчләр юнәлтелә.
Районда терроризмга каршы сакланышны өстәмә чаралар белән тәэмин итү, җәмәгать һәм күзәтү эшчәнлеген көчәйтү турындагы доклад белән күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре начальнигы Госман Гатин чыгыш ясады.
Үзенең доклады башында ул районда ел башында янгыннар буенча статистиканы хәбәр итте. 61 янгын теркәлгән, аларда 4 кеше һәлак булган.
– Янгыннарның төп сәбәпчеләре – электр җиһазларының һәм электр көнкүреш приборларын файдаланудагы кагыйдәләрне, мич җиһазларының төзелешләрен һәм алардан файдалануда кагыйдәләрне үтәмәү, ут төртүләргә саксыз караш, – дип мәгълүмат җиткерде Госман Равил улы.
Шулай ук ул шәһәрдә һәм районда Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелергә планлаштырылган 39 объектның, алар арасында балалар өчен үткәрелүче бәйрәмнәр биналары да бар, учетка алынуы хакында да әйтеп үтте. Әлеге объектлар буенча хәзерге вакытта бүлек хезмәткәрләре тарафыннан кисәтү эшләре үткәрелә, шулай ук учреждениеләр коллективлары белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар, янгын чыккан очракта эвакуацияләү буенча тренировкалар үткәрелә.
Докладчы бәйрәм вакытларында берничә тапкыр артыграк кулланылучы пиротехник әйберләргә, электр гирляндаларына аерым тукталды.
– Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан контроль-күзәтү чаралары үткәреләчәк пиротехник әйберләрне сатучы 12 урын учетка алынды. –дип билгеләп үтте Госман Гатин.
Бәйрәмгә әзерләнү һәм аны үткәрү көннәрендә контрольне тагын да көчәйтү хакында үзенең чыгышында Федераль иминлек хезмәте начальнигы Рамил Нәҗмиев та сөйләп үтте. Терроризмга каршы комиссия сәркәтибе Ольга Заглядова терроризмнан саклану торышы һәм сәүдә объектларында җитешсезлекләрне бетерү, АТК карарының үтәлеш нәтиҗәләре, куркынычсызлык дәрәҗәсен булдыруда терроризмга каршы комиссиянең эш планын ачыклау турында доклад тәкъдим итте.
Шулай ук утырышта Чистай су каналының, Балалар һәм яшьләр иҗат йортының терроризмга каршы саклану чаралары, РФ комплекслы планының һәм районда экстремизмны, терроризмны кисәтү буенча максатчан программаның үтәлеше, финанслау нәтиҗәләре һәм башка актуаль мәсьәләләр тикшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев