Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда ике машина кую зонасы барлыкка киләчәк

Шәһәр үзәгендә яңа машина кую зонасы барлыкка киләчәк. Җир эшләре Лев Толстой урамында, 1 нче лицей каршында, алып барыла.

Шәһәр башкарма комитетында аңлатып үтүләренчә, машина кую урыны бушлай булачак. Аннан туристлар, шәһәр халкы файдалана алачак. Эшләрне июнь уртасында тәмамлау планлаштырыла.

– Хәзерге вакытта электриклар ут баганаларын күчерү эшләрен төгәллиләр. Шуннан соң юл эшчеләре комны тигезләп җәячәкләр, аның өстенә вак таш салыначак, беренче катлам асфальт белән каплаячаклар, бордюрлар куелачак һәм аннары икенче катлам асфальт җәеләчәк, – дип сөйләделәр шәһәр башкарма комитетында.

Монда автомобильләр өчен генә түгел, автобуслар өчен дә парковка урыннары оештыру планлаштырыла. Яңа территориянең мәйданы 1000 квадрат метр тәшкил итә.

Яңа мәйданчыкка җирле халык, аерым алганда, шәһәр үзәгендә яшәүчеләр дә сөенә.

– Бушлай машина кую урыны безнең районның инфраструктурасын яхшыртачак һәм транспорт йөртүчеләр өчен уңайлырак итәчәк. Шәһәр үзәгендә үзәк мәйдан төзекләндерелгәннән соң, машина кую урыннары белән проблема барлыкка килде. Автомобильне калдырырга урын булмаганлыктан, Ленин урамы машиналар белән тулды, – дип фикерләре белән уртаклашалар гаилә пары Алиса һәм Виктор Емелиннар.

Шәһәр башкарма комитетында яңа парковка зоналары ике булачагын белдерделәр. 920 квадрат метрлы тагын бер мәйдан Ленин урамында, «Чистай» мәдәни үзәгеннән ерак булмаган урында, барлыкка киләчәк. Бу участокта эшләр июль ахырына кадәр тәмамланырга планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев