Чистайда III Никольский белем бирү укулары узды
Никольский укулары кысаларында дискуссияләр, тематик секцияләр, иҗади очрашулар, белем бирү лекцияләре, экскурсияләр, күргәзмәләр һәм мастер-класслар узды
Чистайда III Никольский белем бирү укулары тәмамлана. Быел форум 9 декабрьдән 19ына кадәр епархиянең төрле благочиниеләре мәйданчыкларында узды.
Укуларны ачу тантанасы Яшьләр үзәгендә булды. Форумның темасы – «Мәгърифәт һәм әхлак: шәхес формалаштыру һәм замана таләпләре», ул Халыкара Раштуа укуларын оештыру комитеты тарафыннан тәкъдим ителде. Яшьләр үзәгендә әлеге мөһим проблема буенча фикер алышуда епархиянең ун благочиние вәкилләре катнашты.
Җыелганнарга сәламләү сүзе белән епископ Пахомий мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, «Христос яктысы барысын да мәгърифәтле итә» дигән сүзләре мәгърифәтне христианнарча аңлауның асылын чагылдыра.
– Коткаручының мәхәббәт нуры, Аның тәгълиматлары безне әхлакый камиллеккә омтылырга этәрә, җылыта, юлны яктырта һәм өмет бирә, – дип ассызыклады ул.
Чистай һәм Түбән Кама районнары башлыклары Дмитрий Иванов һәм Радмир Беляев форумда катнашучыларга уңышлы эш теләделәр. Чистай мөхтәсибәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әнәс хәзрәт Шаязданов үз чыгышында яшь буынны тәрбияләүдә әхлакый нигезләрнең мөһимлегенә басым ясады.
Укулар бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Епископ Пахомий «Аллаһы дөньясының матурлыгы» Халыкара балалар иҗаты конкурсының төбәк этабында җиңүчеләргә дипломнар тапшырды. Аларның эшләре үзәк фойеда күргәзмәдә тәкъдим ителде.
Кунаклар өчен китап лотереясе күңелле сюрприз булды, анда изгеләрнең тормышы турындагы басмалар уйнатылды. Епископ Пахомий китаплар тапшырганда кыскача гына әлеге изгеләрнең югары әхлакый идеалларга тугры калып, үз чоры таләпләренә җавап бирүләре турында сөйләде.
Никольский белем бирү укулары программасы киң иде. Ун көн дәвамында төрле мәйданчыкларда тематик секцияләр, иҗади очрашулар, белем бирү лекцияләре, экскурсияләр, күргәзмәләр һәм практик дәресләр узды.
Пост ризыкларының рецептлары белән уртаклаштылар
«Чистай» мәдәни үзәгендә Никольский укулары кысаларында пост ризыкларыннан күргәзмә-дегустация узды. Чистай округы чиркәүләре командалары үзләренең кулинария традицияләрен һәм кунакчыллык серләрен күрсәттеләр.
Изге Никольский соборыннан, Казан храмыннан, «Умиление» Изге Ана иконасы хөрмәтенә төзелгән чиркәүдән, Изге Сергий Радонежский, өч Казан изгесе, Чистай новомученниклар храмнарыннан, Чистай Выселкасы авылының Изге Троица һәм Булдырь авылының Рождества Богородицы хөрмәтенә төзелгән храмнан катнашучылар үз өстәлләрен матур итеп бизәделәр һәм кунакларга төрле пост ризыкларыннан авыз итәргә тәкъдим иттеләр. Һәр команда үз алымнары белән уртаклашты: кемдер чәй эчү йолалары, кемдер бәйрәм өстәленең милли үзенчәлекләре турында сөйләде, ә кемдер гадәти булмаган рецептлары белән гаҗәпләндерде.
Чара кунаклары, анда катнашучылар кебек үк, тәэсирләнделәр. Елена Гребнева мондый очрашуда беренче тапкыр катнашуын, кешеләрнең бердәмлегенә һәм чараны оештыруның матурлыгына таң калуы турында сөйләде. Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий билгеләп үткәнчә, күргәзмә-дегустациядә катнашучылар елдан-ел арта бара, ә Григорий Фролов барлык хуҗабикәләргә ихлас кайгыртучанлык белән пешерелгән тәмле ризыклары өчен рәхмәт белдерде. Кичә кешеләрне православие кунакчыллыгы һәм пост аш-су традицияләре тирәсендә берләштереп, чын бәйрәмгә әверелде.
«Православие иконасы яктысы дөньяга сибелә»
Изге Никольский кафедраль соборында Никольский укуларында катнашучылар һәм Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары өчен «Православие иконасы яктысы дөньяга сибелә» дигән тематик экскурсия үткәрелде. Изге Никольский кафедраль соборының уникаль изге урыннары православие сәнгате дөньясына тирәнтен чуму өчен ачык иллюстрацияләр булды.
Экскурсияне Чистай епархиясенең мәгълүмат-нәшрият бүлеге җитәкчесе Марина Евгеньевна Шмелева үткәрде. Иконалар һәм Собор рәсемнәре мисалында ул икона язу теленең үзенчәлекләре, икона язу сурәтләренең типлары һәм чиркәү сәнгате үсешенең төп этаплары турында җентекләп сөйләде.
Ул Изге Николайның борынгы образына аерым игътибар бирде.
– Изгенең тормышыннан алынган сюжетлар сайлау үзенчәлекле. Биредә Изгенең догалары буенча билгеле булмаган могҗизалар күрсәтелгән, – дип билгеләп үтте экскурсияне алып баручы. Күрәсең, образга заказ бирүче изге Николайны бик яраткан һәм тормышындагы вак-төяк нәрсәләрне дә бик яхшы белгән. Изге кешенең могҗизалары рәтендә диңгездә коткарылуының ике күренеше күрсәтелгән. Мөгаен, автор могҗизалар кылучының күп тапкырлар дәһшәтле табигать бәла-казаларының җимергеч йогынтысыннан коткарылуын ассызыкларга теләгәндер. Храмда төрле чорларның изгеләре дә, изге урыннары да очрый. Безнең бурыч – алар турында мөмкин кадәр күбрәк белү һәм безнең чиркәүгә килүчеләргә моны сөйли белү, – дип теләде очрашу азагында Марина Евгеньевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев