Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда яшәүче хатын-кыз тротуарларны төзекләндергән өчен рәхмәт белдерде

Газета редакциясенә шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз шалтыратты һәм шәһәрне төзекләндерү эшләрен башкарганнары өчен рәхмәт белдерде.

– Быел шәһәрдә бик күп тротуарлар яңартылды, өстәвенә, төрле микрорайоннарда җәяүлеләр өчен юлларга асфальт салынды. Пионерская урамының ике ягында да тротуарларны тәртипкә китерүләре мине сөендерде, чөнки аннан 4нче мәктәпкә күп балалар укырга йөри, шул исәптән оныкларым да. Элек юллар начар хәлдә: чокыр-чакырлы, асфальт ватык, яз һәм көз айларында чокырларга су тула иде, ә хәзер юллар коры, тигез. Юл төзүчеләр тротуар читендәге җирне тигезләрләр һәм бар да яхшы булыр дип өметләнәбез, – диде хатын-кыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев