Чистайда яшәүче хатын-кыз бушлай белдерүләр сайтында теплица сатып алганда мошенниклар тозагына эләккән
...
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча кизү бүлегенә мошенниклык турындагы гариза белән 48 яшьлек җирле хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Тикшерүчегә ул март аенда Интернет челтәрендә теплица сату буенча белдерүләрне каравын, сайтларның берсендә туры килә торган тәкъдим табуын, сылтама буенча кереп, телефон номерын һәм анкета мәгълүматларын калдыруын аңлатты.
Күпмедер вакыттан соң аның белән интернет-кибет вәкиле WhatsApp аша элемтәгә кергән. Шалтыратучы зыян күрүчене оешманың чыннан да хуҗалык эшчәнлеге белән шөгыльләнүен ышандырган һәм коммерция документларын тәкъдим иткән, моның белән ялгыш юлга керткән.
Чистайлы теплицаның үзенә туры килә торган вариантын сайлаган һәм сайтта күрсәтелгән сумманы физик зат исеменә кибет вәкиле тәкъдим иткән банк реквизитлары буенча түләгән.
Килешүдә күрсәтелгән вакыт узгач, зыян күрүчегә теплицаны китермәгәннәр. Хатын-кыз акчасын кире кайтаруны таләп итәргә омтылган, ләкин интернет-кибет вәкиле аның белән элемтәгә чыгудан туктаган. Зыян 29 385 сум тәшкил иткән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсе «Мошенниклык» буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре шикләнелүченең шәхесен ачыклау буенча чаралар үткәрәләр.
Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре бушлай белдерүләр сайтлары аша сатып алулар башкарганда товарны алгач кына түләргә кирәклеген кисәтәләр. Килешүләрне тикшерелгән сайт аша гына гамәлгә ашырырга, алдан әлеге сайтның бәяләмәләре һәм рейтингы белән танышырга кирәк. Мессенджерда аралашуны дәвам итү тәкъдиме — мошенниклыкның беренче билгесе.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча идарәсе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев