Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда яшәүче ханым ни өчен аңа субсидия билгеләнмәве белән кызыксына

Газетабыз редакциясенә шәһәрдә яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итте. Ул субсидия түләүдән туктадылар дип борчыла.

– Элек торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия ала идем. Хәзер миңа аларны түләүдән туктадылар. Сәбәбен беләсем килә иде, чөнки торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр артты, ә керемнәрем – юк, – ди Галина Васильевна.

Шәһәрдә яшәүче хатын-кызның соравы белән без Чистай районының социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иттек.

– Барлык ярдәм чараларын, шул исәптән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләрне билгеләү гариза буенча башкарыла. Гражданнар гариза белән мөрәҗәгать иткәч һәм аны караганнан соң гына ярдәм чарасын билгеләү яки билгеләүдән баш тарту турында карар кабул ителә. Уңай хәл ителгән очракта, түләүләр туктатылмасын өчен, ярты елдан соң кабат гариза бирергә кирәк. Әлеге ханым яңа гариза белән мөрәҗәгать итмәгән, шуңа күрә аңа бу ярдәм чарасы билгеләнмәгән, – дип аңлатты Чистай районы социаль яклау бүлеге начальнигы Гүзәл Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев