Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда яшәүче тыл хезмәтчәне Зоя Лясинага 96 яшь тулган

Зоя Георгиевна газеталар, китаплар укырга һәм кроссвордлар чишәргә ярата

Бу көннәрдә үзенең туган көнен Чистайдан тыл хезмәтчәне Зоя Георгиевна Лясина билгеләп үтә. Аңа 96 яшь тулган.

Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов өенә барып, аны котлады, сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек теләде. Ул Зоя Георгиевнага котлау открыткалары, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Бөек Ватан сугышы елларында Зоя Георгиевна икмәк кибетендә сатучы булып эшләгән. Сугыштан соң ун ел сәгать заводында хезмәт куйган, ә аннары лаеклы ялга чыкканчы озак еллар Чистай типографиясендә баш хисапчы булып эшләгән.

Хәзер Зоя Георгиевна улы гаиләсе тәрбиясендә кайгыртучанлык тоеп яши. Аның ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Зоя Георгиевна газета-китаплар укырга, кроссвордлар һәм сканвордлар чишәргә ярата, дөньядагы хәлләр белән даими кызыксына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев