Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда яшәүче тыл хезмәтчәне Әнвәр Әхмәтовны туган көне белән котладылар

Ветеранга 94 яшь тулды

Чистайда  тыл хезмәтчәне Әнвәр Минап улы Әхмәтовны туган көне белән котладылар. Аңа 94 яшь тулды. Ветеранны юбилей белән котларга  шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов һәм  Чистай районы  ветераннар Советы  җитәкчесе  Татьяна Тихонова килде. Алар юбилярга котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар.

 

Бөек Ватан сугышы елларында  Әнвәр Минап улы  “Заготзерно” предприятиесендә хезмәт куйган. Сугыштан соң медицина институтына укырга кергән һәм табиб-рентгенолог булып эшләгән. Өч ел Мордова республикасының Ардатов шәһәрендә  эшли. Аннары Чистайга күчеп кайта, шунда лаеклы ялга чыкканчы һәм лапеклы ялга чыккач та 16 ел Елгачылар поселогында яраткан хезмәтен башкара. Ул озак еллар медицинага тугры хезмәт итә.

 

Әнвәр Минап улының ике кызы, җиде оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Өлкән яшьтә булса да, ул бакчада эшләргә ярата, намаз укый, авто һәм мото модельләштерү белән кызыксына.

 

Әнвәр Минап улы  яралыларны сугыш кырыннан алып чыгу өчен мотоарбаны үз куллары белән  җыйган һәм  аны  махсус хәрби операция зонасына  җибәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев