Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда яшәүче искиткеч концерт өчен рәхмәт белдерде

Безнең газета редакциясенә хезмәт ветераны Нонна Габдрахманова мөрәҗәгать итте. Хатын-кыз җирле артистларга һәм аларның җитәкчеләренә концерт оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.

– Узган ялларда мәдәни-ял итү үзәгендә «Әкиятләр буенча сәяхәт» дип исемләнгән зур тамаша булды. Аны Алена Быкова, Татьяна Кондрашина, Светлана Гринина җитәкчелегендәге «Экспромт» театр студиясендә, бию-хор, «Кабриоль» эстрада-цирк студиясендә шөгыльләнүче балалар күрсәтте. Аларның костюмнары бик матур, сәхнә дә менә дигән бизәлгән иде. Монда шулай ук режиссерның да өлеше зур. Малайлар һәм кызлар тамашачыларга шатлык бүләк иттеләр. Алар белән үз эшләрен яраткан талантлы кешеләр эшләве сизелә. Барлык хезмәткәрләргә һәм артистларга игелекле эшләрендә уңышлар, сәламәтлек һәм күтәренке кәеф телим, – ди шәһәрдә яшәүче ханым.

Иҗади хезмәт кадерләнсә һәм оештырылган чараларга җирле халык теләп йөрсә, әлбәттә, күңелле. Үз чиратыбызда, без Нонна Сергеевнага шәһәр мәдәниятенә карата үз фикерен җиткергәне өчен рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев