Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда яшәүче Анна Зотеева үзе күп еллар эшләгән предприятие турында сөйләде

...

Безнең редакциягә Чистайда яшәүче Анна Зотее­ва мөрәҗәгать итте, ул кайчандыр Кама елга пароходлыгы суднолар ремонтлау заводының эшчеләрне тәэмин итү бүлегендә җәмәгать туклануы технологы булып эшләгән. Ул үзе эшләгән предприятиене һәм хезмәттәшләрен җылылык белән искә ала.

— Бу кешеләрнең күбесе (эшчеләрне тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре), шәһәрнең кайбер башка предприятиеләре хезмәткәрләре кебек үк, хәзер исән түгелләр инде, әмма аларны киләчәк буыннар белергә һәм истә тотарга тиеш, — ди Анна Сәетовна. — Алар моңа лаек, чөнки озак еллар туган шәһәрләре — Чистай файдасына хезмәт иттеләр, шәһәребез тарихының бер өлеше булдылар. Алар турындагы истәлекнең газета битләрендә калуын телим.

— Бу кешеләрнең күбесе (эшчеләрне тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре), шәһәрнең кайбер башка предприятиеләре хезмәткәрләре кебек үк, хәзер исән түгелләр инде, әмма аларны киләчәк буыннар белергә һәм истә тотарга тиеш, — ди Анна Сәетовна. — Алар моңа лаек, чөнки озак еллар туган шәһәрләре — Чистай файдасына хезмәт иттеләр, шәһәребез тарихының бер өлеше булдылар. Алар турындагы истәлекнең газета битләрендә калуын телим.

Суднолар ремонтлау заводы­ның эшчеләрне тәэмин итү бүлегенең оешуы

Сугыштан соңгы елларда Ватаныбыз җимереклектән мөмкин кадәр тизрәк торгызылырга, халыкны ашатырга, үз чикләрен сакларга, укый-яза белмәгән ятимнәрне һөнәрләргә өйрәтергә, аларга яшәү урыны, эш, тормышта дөрес юнәлеш бирергә тиеш була. Безнең Чис­тай да, сугыш елларында тирән тыл булса да, читтә калмады. Заводлар, фабрикалар торгызылды, товарлар һәм чимал китерү оештырылды. Чулман буйлап су юлы иң уңайлысы һәм арзаны булды, дөрес, кышын ул туңа, шуңа күрә навигация чорында бу эш белән ныклап шөгыльләнергә кирәк иде.

Шәһәр икътисадын торгызуда елга флотының әһәмияте бәяләп бетергесез, әмма эш нәтиҗәсе югары сыйфатлы булсын өчен, елгачылар һәм аларның гаиләләре тук булырга тиеш. Елга порты, йөзү сос­тавы хезмәткәрләрен һәм, әлбәттә, судно ремонтлаучыларны азык-төлек белән тәэмин итү 50нче елларда дәүләтнең мөһим мәсьәләсенә әверелде. Йөзү составының эше озак вакыт шәһәрдән читтә, димәк, туган диварлардан, уңайлыклардан һәм тәмле ризыклардан еракта булырга мәҗбүр итә. Гаиләләре белән йөзсәләр дә, аларның, график тыгыз булганлыктан, кирәкле, яхшы сыйфатлы һәм кулай бәядән әйберләр сатып алырга вакытлары булмый. Шуңа бәйле рәвештә, Бөек Ватан сугышы башында ук оештырылган Кама елга пароходлыгы Чистай суднолар ремонтлау заводының эшчеләрне тәэмин итү бүлеген үстерүгә зур игътибар бирелде.

Аның бүлекчәләре җитәк­челәре итеп партия органнарыннан кешеләр билгеләнде. Алар арасында Кацев, Герберт, Фадеев, Егоров, Черножуков, Большаков, Соловьев, Бакалдин, Андроновлар бар иде. Безнең эшчеләрне тәэмин итү бүлеге Чулман буенча йөзүче һәр судноны туклану белән тулы һәм кирәкле күләмдә тәэмин итәргә тиеш иде. Заявкаларны без рация аша ала идек.

Төрле ассортименттагы азык-төлек белән тәэмин итү һәм аның үзкыйммәтен киметү өчен, бигрәк тә кыш көне, ит-симертү һәм тозлау цехы төзелде, анда Н. Прогунова, Е. Рыжова, Н.Прыгунова һәм башкалар эшләде.

Йөзү составы хезмәткәр­ләренең һәм судно ремонт­лау­чыларның балаларын Та­ра­соводагы пионер лагерьлары­на җибәрәләр иде, анда да эшче­ләрне тәэмин итү бүлеге хезмәт­кәрләре А. Иванова һәм башкалар пешекчеләр булып эш­лә­деләр.

Мондый җаваплы вакытта эшчеләрне тәэмин итү бүлегенә парторг итеп С. Фатыйхова җибәрелде, 80нче елларда аны К. Рыжов алыштырды. Софья Шиһаповна моңа кадәр педагогия институтын тәмамлаган һәм Чистай мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән иде.

60нчы елларда елга флоты өчен кадрларны 5нче номерлы училище әзерләде. Аның директоры Александр Викторович Пахрицин иде. Училищеда эшчеләрне тәэмин итү бүлеге өчен дә кадрлар әзерләделәр. Балаларның туклануы яшь организм ихтыяҗларына туры китереп, нормалар буенча оештырылды.
Елгачылар ярты елдан артык йөзүдә булалар, ә кышны яр буенда: кемдер фатирларда, кемдер тулай торакларда үткәрәләр. Күбесе Чулман буенда яшиләр. Шулай, Елга порты, Мехпричал, мебель фабрикасына кадәр Елгачылар районнары эшчеләрне тәэмин итү бүлеге объектларына әвереләләр. Прис­таньны 2нче номерлы ашханә (Р. Гобәйдуллина, Р. Кацева) тәэмин итә. Монда Чистайга беркетелгән метеор командалары туклана. Ашханә төрледән-төрле ризыклар, яңа пешкән, тәмле кондитерлык товарлары һәм киң ассортиментта ярымфаб­рикатлар белән аерылып тора.

Намус белән эшләделәр

Күп кенә чистайлылар, мөгаен, 5нче номерлы кибетне хәтерлиләрдер. Анда киң ассортиментта азык-төлек сатыла иде. Биредә 3. Хәбибуллин — мөдир, С. Сәлахова, Г. Рясова — склад мөдире, Р. Чупбанова, Н. Дербышева, Н. Кузьмина, Н. Бикмөхәммәтова, Ш. Әхмәтҗанова сатучылар иде. Алар — сабыр, грамоталы, көчле, хөрмәтле кешеләр. Кибет судноларда (машиналар, земснарядлар, теплоходлар һәм башкалар) эшче командалар өчен йөзү составы базасын тәэмин итте, азык-төлек катгый рәвештә коллектив туклану буенча алынды. Алар монда азык-төлек запасын тулыландырырга өйгә кайткан кебек килә иделәр. Кешеләр арасында искиткеч, кешелекле мөнәсәбәт хөкем сөрде.

Моннан тыш, пароход рестораннары базасы эшләде. Анда игелекле, җаваплы кешеләр — Рая апа һәм Леша абый Хисаметдиновлар эшләде, алар Чулман буйлап үтүче теплоходларның рестораннарын заявкалар буенча барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин иттеләр. Бу чын, зур гаилә иде. Анда һәркем иптәшләренең хатасы өчен үзен җаваплы санады.

Тиз бозыла торган азык-төлек (сөт, казылык, балык товарлары) белән аеруча авыр иде. Ул вакытта хәтта сөтне дә башкарма комитетның сәүдә бүлеге җитәкчелеге тарафыннан расланган фондлардан гына алалар иде. Нинди генә авырлык­лар булмасын, товарны алырга, алып кайтырга һәм суднолар килгәнче кирәкле ассортиментта һәм күләмдә базага бушатырга кирәк иде.

Намус белән эшләделәр, шәһәрнең башка районнарындагы халыкка да эшчеләрне тәэмин итү бүлеге продукция­се ошый, күпләр, ерак ара булуга карамастан, тәмле төшке аш ашарга һәм товарлар алыр­га бирегә килә иделәр. Аш­ханәдә татар, украина ашлары пешерелә, яшелчә, балык көннәре була иде. Теләкләр һәм тәкъдимнәр кенәгәләрендә бик күп рәхмәт сүзләре калды.

Соңрак 3нче номерлы кибет сәнәгать товарлары: елгачылар өчен кием-салым, урын-җир әйберләре, өс киемнәре, савыт-саба, сувенирлар, бүләкләр һәм башкалар белән дә тәэмин итә башлады. 90нчы елларда аның белән С. Фатыйхова җитәкчелек итте. Л. Данилова, А. Чуянова, З. Әхмәтшина, М. Грациенко, Р. Еремина бүлекләр белән җитәкчелек иттеләр. Соңрак С. Фатыйхованы парторг итеп сайладылар, ә кибет мөдире итеп В. Губецков билгеләнде. 4нче номерлы кибет белән В. Редюков, аннары Н. Вафин җитәкчелек иттеләр.
Суднолар ремонтлау заводы районында ашханә буфет белән бергә иде, шунда ук 5нче номерлы һөнәр училищесының 400-450ләп укучысы тукланды. Төшке аш бәясе 1 сум 4 тиен тәшкил итте, меню бер атнага планлаштырыла, үсеп килүче яшь организм кирәкле барлык аксымнар, витаминнар, микроэлементлар һәм башкалар белән тәэмин ителсен өчен, азык-төлекнең сыйфатына һәм тук­лыклылыгына зур игътибар бирелде. Чөнки алар механик­лар, капитаннарның укучылары гына түгел, ә Ватанны саклаучылар да. Яшь организм нәкъ шул яшьтә тормыш өчен кирәкле матдәләр туплый. Ашханә белән М. Вааль, В. Саранский, А. Иванова, М. Сычкина, Ж. Тихонова җитәкчелек иттеләр, М. Жаринова, Н. Сергеева һәм башкалар бухгалтерлар булдылар.

Балалар өчен игелекле, ачык йөзле аш-су осталары: А. Левеева, Л. Александрова һәм башкалар ашарга әзерләделәр, алар һәрвакыт тәмлерәк ашатырга тырыштылар. Бу һөнәр ияләре өчен навигацияне ачу, Сабантуй, Пароходчылык көне, навига­цияне ябу һәм башка бәйрәмнәрдә һәрвакыт эш күп булды.

Эшчеләрне тәэмин итү бүлеге тортларын шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе хәтер­лидер. Алар бәйрәм тематикасына туры китереп бизәлгән, иң матур һәм тәмле тортлар иде. Осталар Ирина Назарова, Галя Асанова, Люба Пыркова, Галя Жаринова, Роза Дәүләтшина, Аля Халитованы бөтен шәһәр белә иде.
Буфетларда өч сортлы камырдан ясалган ярымфабрикатларны, винегрет өчен пешерелгән яшелчәләрне, ит һәм балык ярымфабрикатларын сатып алырга мөмкин иде. Болар барысы да хатын-кызларның өйдә ризыклар әзерләргә азрак вакыт сарыф итүләре өчен эшләнде.

80нче елларда эшчеләр өйләренә кайтканда яки 1нче номерлы ашханәгә барганда таудан күтәрелүгә күп вакыт сарыф итмәсеннәр өчен, завод тарафыннан «Уралочка» ашханәсе төзелде.

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев