Чистайда яшәүче Александра Шутова бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте
Бу тантаналы көнне аны шәһәр башлыгы урынбасары котлады.
Бу көннәрдә Александра Николаевна Шутова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мондый вакыйга — бөтен гаилә өчен зур бәйрәм. Юбилей көнендә алар тәмле ризыклар әзерләп, кунаклар каршы алдылар.
Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов Александра Николаевнаны беренчеләрдән булып туган көне белән котларга килде.
— Район башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне гасырлык юбилеегыз белән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның ярдәмен һәм җылысын тоеп яшәвегезне телим, — диде ул.
Михаил Иванович аңа чәчәкләр, РФ Президенты Владимир Путиннан һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановтан котлау открыткалары һәм бүләк тапшырды. Җылы юрган юбиляр ханымны кышкы салкын көннәрдә җылытачак һәм тормышындагы бу мөһим вакыйганы искә төшереп торачак.
Александра Николаевнаны котларга протоиерей Андрей Рыбочкин да килде.
100 яшь — җитди дата! Бу бәйрәм көнендә Александра Николаевнаның туганнары һәм якыннары аның янәшәсендә. Тату гаиләләре исеменнән алар 101 розадан торган зур чәчәк бәйләме бүләк иттеләр!
Юбиляр ханым турында кызыклы мәгълүмат Александра Николаевна Шутова 1924 елның 22 ноябрендә Иске Иванаево авылында туган. Гаиләдә дүрт бала үскән. Әтисе кибеттә эшләгән, ә әнисе хуҗабикә булган.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Александра Николаевна Чистайга күченә. 1941 елның ноябрендә Мәскәү сәгать заводын безнең шәһәргә эвакуацияләгәннән соң, ул шунда эшкә урнаша. Конвейерда эшли, ә кичләрен җиһазларны һәм станокларны бушатырга булыша. Александра Николаевна тыл хезмәтчәне.
Сугыш беткәч, юбиляр ханым Бөек Ватан сугышында катнашкан ир-егеткә кияүгә чыга. Яшь парның ике кызы туа.
Александра Николаевнаның ирен Әфганстан чигенә Кушка шәһәренә хезмәт итәргә чакыргач, ул аның янына балалары белән күченә. Аннары гаилә Ташкентка күчеп китә, анда 10 ел яшиләр һәм соңыннан туган якларына кайталар.
Александра Николаевна кабат сәгать заводына эшкә урнаша, шуннан лаеклы ялга чыга.
Юбиляр ханым «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Хәзерге вакытта Александра Николаевна кызы белән яши. Аның 4 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Алар барысы да аны бик яраталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев