Чистайда янгын сүндерүчеләрнең республика ярышлары узды
Янгын сүндерүчеләр ярышларында бөтен Татарстаннан 16 команда катнашты
Бу көннәрдә Чистайда һөнәри осталык буенча ярышлар узды. Алар янгын сүндерү эшендә аеруча мөһим, чөнки көн саен кеше гомеренә куркыныч яный һәм хаталану аяныч тәмамланырга мөмкин.
Республика чарасы сафка тезелүдән башланды. Анда янгын сүндерүчеләр хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләрен искә алдылар.
– Баш идарә җитәкчелеге исеменнән сезне республика ярышларында сәламлибез. Алар 45нче тапкыр үткәрелә. Бу янгын сүндерү һәм газ-төтеннән саклау хезмәтенең күркәм гадәтенә әверелде. Барлык командаларга кыюлыкларын һәм физик әзерлекләрен лаеклы дәрәҗәдә күрсәтүләрен телим, – дип билгеләп үтте ярышларның баш хөкемдары, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе янгын сүндерү хезмәте начальнигы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Александр Николаев.
Үгет-нәсыйхәт сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Емельянов та җиткерде. Ул ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде.
Чарага бөтен Татарстаннан 16 команда килде. Һәрберсендә 4әр кеше иде. Катнашучыларны барлыгы җиде сынау көтте. Һәрберсендә физик көч, җитезлек, координация, карарларны тиз кабул итә һәм эш итә белүне күрсәтергә кирәк иде. Беренче бирем аяк киеменнән каскага кадәр экипировканы тизлеккә кию осталыгын тикшерде. Команда әзер булгач, янгын сүндерүчеләр икенче сынауны үтәргә керештеләр.
Янгын сүндерүчеләрнең бурычы – манекенны күзләрне каплаган килеш табу. Хөкемдарлар, бернәрсә дә күрә алмасыннар өчен, янгын сүндерүчеләрнең баш киеменә махсус битлекләр кигезделәр. Аннары өч катнашучы бинага керде, анда төрле каршылыкларны үтәргә кирәк иде, ә команданың дүртенче әгъзасы аларны чыгу юлында көтте. Үзара бау белән бәйләнгән янгын сүндерүчеләр бер-берсе артыннан сак бардылар.
Киләсе бирем вакытында төрле каршылыклар көткән тар юл аша үтәргә кирәк иде.
Дүртенче сынауда баскычтан күтәрелергә һәм тәрәзәдән көчле су агымы белән бер катка югарырак урнашкан мишеньгә эләгергә кирәк иде. Бу биремнең вырлыгы шунда, максатка ирешү өчен су көчле басым астында булырга тиеш. Шулай ук югары каттага тәрәзәдән «зыян күргән кеше»не коткарырга кирәк иде, бу рольне манекен уйнады.
Бишенче бирем «зыян күрүче»не тимер торба астыннан азат итүдән гыйбарәт иде, шуннан соң аны носилкага кадәр илтеп җиткерергә кирәк булды. Торбаны күтәреп алу өчен махсус җайланманың кирәге чыкты. Аны торба астына куйдылар һәм һава тутыра башладылар, җайланма зурайды. Шулай итеп, торба белән манекен арасында буш ара барлыкка килде һәм «зыян күрүче»не объект астыннан чыгара алдылар.
Алтынчы сынауда төтен тулган кечкенә бүлмәгә кереп, янгынны сүндерергә кирәк иде. Янгын сүндерүчеләр артыннан хөкемдарлар да керде, алар янгын сүндерү процессын контрольдә тоттылар. Бу бурычны үтәгәннән соң, катнашучылар киләсе этапка керештеләр.
Соңгы сынауда зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтергә кирәк иде. Шунысын да исәпкә алу зарур, аны зыян күргән кеше яна торган бинадан саф һавага чыгарылгач кына күрсәтергә мөмкин, чөнки үлемгә китерә торган төп сәбәп – янгын вакытында пешү түгел, ә агулану. Катнашучылар манекенны аркасына салдылар, йөрәккә турыдан-туры булмаган массажны кислород бирү белән чиратлаштырдылар. Шулай ук әлеге процедуралар вакытында «зыян күрүче»нең пульсын тикшерделәр.
Нәтиҗә ясалды
Ярышлардан соң хөкемдарлар нәтиҗә ясадылар.
I урынны Түбән Кама командасы алды
II урынны Чистайдан янгын сүндерүчеләр яулады
III урын – Казан командасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев