Чистайда ялган биш меңлек акча тартып алынган, җинаять эше кузгатылган
...
Шәһәр банкларының берсендә акча санаган вакытта ялган акчага охшаган биш меңлек купюрага тап булалар. Алдан алынган мәгълүмат буенча, банк учреждениесенә әлеге акча Нурлат шәһәрендә урнашкан кибетләрнең берсеннән килеп эләккән.
Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан әлеге эш буенча РФ Җинаятьләр кодексының 186нчы маддәсе 1 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды («Әзерләү, саклау, ялган акчаларны яисә кыйммәтле кәгазьләрне күчерү яисә куллану»). Әлеге маддә санкциясе биш елга кадәр иректән мәхрүм итү дигән катгый җәза бирүне күз уңында тота. Әгәр дә җинаять зур күләмдә эшләнгән икән, җәза срогы сигез елга кадәр җитәргә мөмкин.
Моны һәркем белергә тиеш!
Әлеге очрак район халкына ялган акчалар белән очрашканда нәрсә эшләргә кирәклеген искә төшерүче җитди сәбәп. Полиция хезмәткәрләре түбәндәгеләрне эшләүне таләп итәләр:
Кичекмәстән ялган купюралар табу турында полиция бүлегенә яисә 02 (стационар аппараттан) һәм 112 (мобиль телефоннан) номерына хәбәр итәргә кирәк.
Бер вакытта да ялган купюра килеп эләккән очракта аның ялган икәнен белмәсәгез дә, аннан котылырга тырышмагыз. Әлеге гамәл өчен шулай ук җинаять җаваплылыгы каралган.
Үзегезгә әлеге купюра килеп эләккән очракны һәм аны кем биргәнен истә калдырырга тырышыгыз. Хокук саклау хезмәткәрләре өчен әлеге мәгълүмат аеруча мөһим.
Сезнең уяулык һәм җаваплы гамәлләрегез – финанс җинаятьләренә каршы торуга нык ярдәм итә. Полициягә үз вакытында мөрәҗәгать итү ялган акчаларны таратуны кисәтергә, үзеңне һәм башка гражданнарны финанс югалтуларыннан сакларга һәм тиз арада явыз ниятле кешеләрне табарга ярдәм итә.
Акча алганда игътибарлы булыгыз һәм җаваплылык турында онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев