Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда һәйкәл ачылачак

...

Корал тотып, Ватан мәнфәгатьләрен яклаган махсус хәрби операциядә, башка локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда катнашучылар турындагы хәтерне мәңгеләштерү максатыннан, безнең шәһәрдә яңа мемориал куелды. Аны ачу тантанасы дүшәмбе көнне, 11 сентябрьдә, 11 сәгатьтә булачак.

Махсус хәрби операциядә, башка локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда катнашучылар хөрмәтенә мемориал Карл Маркс урамында, 1994 елда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 5 еллыгына Чистай сугышчы-интернационалистлары активы җыйган акчага ачылган «Торналар оча» һәйкәле янында урнаштырылган. Вакыт узу белән бирегә XX гасырның 90нчы еллары ахыры — XXI гасыр башындагы локаль конфликтлар вакытында һәлак булган сугышчыларны да искә алу өчен килә башладылар. Хәзер алар турындагы хәтер аерым монументта мәңгеләштерелгән. Аны ачуда хакимият вәкилләре, җәмәгатьчелек, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шәһәр һәм район халкы катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев