Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда «Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу тантанасын иң яхшы алып баручы» конкурсының зона этабы узды

Никахлашу сараенда «Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу тантанасын иң яхшы алып баручы» конкурсының зона этабы узды. Аксубай, Алексеевск, Әлки, Лаеш, Нурлат, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнарыннан ЗАГС бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.

– Һөнәри осталык конкурсын уздыру – сезнең һәркайсыгызның тормышында билгеле бер этап, ул безнең мөмкинлекләребезне бәяләргә, нәрсәгә өйрәнгәнебезне, ә нәрсәгә омтылырга кирәклеген аңларга мөмкинлек бирә. Һәр катнашучыга үз эшеннән ләззәт алуын һәм һөнәри уңышлар телим, – диде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина.

– Хөрмәтле ЗАГС хезмәткәрләре, мин сезне һәрвакыт төрле һөнәр ияләре белән чагыштырам. Сез һәм рәссамнар – кеше тормышына матурлык өстисез. Сез һәм музыкантлар – кеше күңеле кылларын тибрәтәсез. Биредә никахлашу тантанасы узганда, барысының да күзләре яшьләнә. Сезгә тантаналарны һәрвакыт тәэсирле үткәрүегезне телим! – ди Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.

Конкурс өч номинациядә: «Никахлашу тантанасын иң яхшы алып баручы», «Исем кушу тантанасын иң яхшы алып баручы», «Гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасын иң яхшы алып баручы» узды. Чистайда өч номинациядә ике катнашучы – Чистай районы ЗАГС бүлегенең баш белгечләре Эльвира Равилова һәм Гөлия Мамакова чыгыш ясады.

Исем кушу тантанасының төп геройлары Шәйхетдиновлар гаиләсе булды. Алар шәһәребезнең нык, тату, үрнәк гаиләләренең берсе. Аларның гаилә коруларына 14 ел. Руслан Марат улы – полициянең участок уполномоченные, Альбина Радик кызы – балалар бакчасында тәрбияче, хәзер декрет ялында. Аларның гаиләсендә ике уллары үсеп килә инде. Салават – 7нче сыйныф укучысы. Рөстәм дүртенче сыйныфта укый. Күптән түгел аларның тормышында шатлыклы вакыйга булган – өченче уллары туган. Зур уллары әти-әнисе өчен төп ярдәмчеләр һәм энеләре өчен таяныч.

– Бала табу гаиләгә чын бәхет китерә. Алда сезне бик күп шатлыклы вакыйгалар көтә! Сез балагызга иң яхшы нәрсәләрне бирергә тырышачаксыз, әмма беренче мөһим бүләк исем булыр. Безнең ата-бабаларыбыз элек-электән исем сайлауга аерым игътибар биргәннәр, аның матур яңгырашлы, яхшы мәгънәгә ия булуын теләгәннәр. Сез улыгыз өчен гадәти булмаган, баһадир исемен – Тимерланны сайлагансыз. Бу исемне балаларга тимердәй ныклык теләп кушалар. Тимерланга батыр йөрәк, юмартлык һәм тыйнаклык хас. Сезнең нәселегезнең дәвамчысы үзегез кебек көчле, зирәк һәм матур булсын. Тимерлан туган шәһәренең, илебезнең лаеклы гражданины булып үссен, язмыш аңа мәрхәмәтле булсын, авырлыклар аны читләтеп үтсен, – дип теләде яшь әти-әнигә Эльвира Басыйр кызы.

Тантаналы рәвештә ул аларга кече улларының беренче документын – туу турында таныклык тапшырды. Ирле-хатынлы Шәйхетдиновларны тормышларындагы бәхетле вакыйга белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова котладылар.

Шәйхетдиновлар улларына исемне ничек сайлауларын сөйләделәр һәм исем кушуны тантаналы шартларда уздыруның үзенчәлекле кыйммәтен билгеләп үттеләр.

– Улыбызга исемне без бик озак сайладык. Улыбыз дөньяга тугач, аңа Тимерлан исеме кушарга булдык. Гаиләбезгә шундый игътибар күрсәтүегез өчен рәхмәт, без бик шат. Мондый тантаналар вакыйгаларга аерым әһәмият, бәйрәм атмосферасы бирә. Бу безнең хәтердә озак сакланачак, – дип билгеләп үттеләр Шәйхетдиновлар.

Бу көнне Никахлашу сараенда тантаналар берсе артыннан берсе алмашынып барды. Гаилә тормышы юбилярларын тәбрикләү тантанасын иң яхшы алып баручыны Закировлар гаиләсе билгеләргә ярдәм итте.

Рамил Шакир улы һәм Сания Хәнәфи кызы сапфир туйларын билгеләп үтәләр. Алар үз язмышларын бәйләгән көннән 45 ел үткән. Юбилярларны истәлекле көн белән котларга якыннары, туганнары гына түгел, ә конкурста катнашучылар, жюри әгъзалары да килде.

Гаилә юбилярларын тәбрикләү тантанасын

алып баручы Гөлия Мамакова аларны ир һәм хатын булган көнгә кире кайтара алды. Озак еллар бергә гомер иткәннән соң, алар бер-берсенә кабат мәхәббәт һәм тугрылык анты биреп, мактаулы юбилярлар китабына кул куйдылар.

Рамил Шакир улы тумышы белән Чистай районы Татар Сарсазы авылыннан. Ул 1953 елның 27 февралендә унбер балалы гаиләдә алтынчы бала булып туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Рамил Закировны армиягә алганнар. Армиядән кайткач, ул туган авылында төпләнә. Гомере буе колхозда шофер-автомеханик булып эшли.

Сания Хәнәфи кызы Әлки районы Иске Салман авылыннан. Күрше районнарда яшәүче яшьләрне язмыш Яр Чаллы кинотеатрында очраштыра. Ике ел чамасы очрашып йөргәннән соң, пар өйләнешергә карар итә. 1977 елның октябрендә Закировлар гаиләсе барлыкка килә.

Рамил Шакир улы яшь кызны туган йортына алып кайта, анда, каената һәм каенанадан кала, тагын өч кыз – мәктәп укучысы да була. Ачык йөзле, сөйкемле, игелекле, сабыр Санияне бу гаиләдә үз итәләр.

Сания Хәнәфи кызы гомере буе җирле авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәт куя. Бер-бер артлы ике уллары дөньяга килә. Бүгенге көндә олы уллары Ринат гаиләсе белән Чаллыда яши, аның өч баласы бар. Кече уллары Рәфис Чистайда яши, тормыш иптәше белән ике бала тәрбиялиләр. Балалары һәм оныклары юбилярларга үз котлауларын һәм җылы теләкләрен җиткерделәр.

– Рамил Шакир улы, Сания Хәнәфи кызы! Сез күркәм, үрнәк пар. Озак еллар шундый яшь, матур, сәламәт булуыгызны телибез. Сезгә чын күңелдән озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игътибарын тоеп яшәгез. Сезне биш елдан соң, 2027 елның октябрендә, алтын туегызны бәйрәм итәргә чакырабыз, – диде Гөлия Илнур кызы, юбилярларны котлау тантанасын тәмамлап.

Конкурста катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү «Чистай» мәдәни үзәгендә булды. Җиңүчеләр арасында чистайлылар да бар. ЗАГС бүлегенең баш белгече Эльвира Равилова «Исем кушу тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды. Чистай районы ЗАГС бүлегенең баш белгече Гөлия Мамакова «Гаилә тормышы юбилярларын котлау тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә I урынны алды.

– Мондый конкурста беренче тапкыр гына катнашмыйм. 2017 елда Яңа Чишмәдә узган конкурста «Никахлашу тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә икенче урынны алдым, – дип уртаклаша Эльвира Басыйр кызы. – Мондый тантаналар безнең эштә мөһим роль уйный дип саныйм. Алар гаиләне ныгытырга, гаилә традицияләрен сакларга ярдәм итәләр.

– Конкурска җентекләп әзерләнсәм дә, хезмәттәшләрем ярдәм итсә дә, дулкынлану булды. Мин гаилә белән аралаштым, аларның тормыш юлын өйрәндем, тантана матур, тәэсирле булсын өчен тырыштым. Җиңүчеләр арасында булуыма шатмын. Конкурста катнашу бәяләп бетергесез тәҗрибә бирә, ул киләчәктә безнең эштә кирәк булачак, – диде Гөлия Илнур кызы.

Кызларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез! Конкурсның финал этабы ноябрь ахырында зона этапларында җиңүчеләр арасында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев