Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда гадәткә кергән «Ике Кремль» дип исемләнгән мотофестиваль булып узды

Шушы көннәрдә генә «Татнефть-Олимп» стадионында мотофестиваль булып узды.

Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән мотоциклчылар җыелды. Профессионаллар осталыкларын һәм төрле трюклар күрсәттеләр. Мотоциклларда төрле яшьтәге кешеләр, алар арасында яшь катнашучылар да бар. Кешеләр барысын да зур кызыксыну белән карадылар.

Башта кечкенә генә бәйрәм программасы булды, аннары футбол кырында көч, чыдамлык һәм командада эшли белүне күрсәтү максатыннан ярышлар булды. Катнашучылар капчык киеп йөгерүдә, аркан тартышуда, кадак кагуда һәм башка ярышларда катнаштылар. Һәр җиңүчегә бүләк тапшырылды.

Мотофестивальдә катнашучыларның берсе – «Кызыл мәйдан» мотоклубы директоры Сергей Писаренко безгә Мәскәүдән килде.

– Моннан 5 ел элек Татарстан Президенты Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергәләп бездә Россия буенча байкерларны җыярга дигән идея барлыкка килде (Рөстәм Миңнеханов балачактан бирле мотоциклда йөри, мотоциклчыларны хөрмәт итә һәм аларның сиңа һәрчак ярдәм итәргә әзер кеше икәнлекләрен белә), – дип билгеләп үтте Сергей Анатольевич. – Безнең өчен әлеге мотофестиваль имиджыбызга тәэсир итә. Нәкъ менә шушы чара ярдәмендә безнең «Ике Кремль» фестивале турында башка шәһәр һәм ил кешеләре дә белде. Ел саен без әлеге фестивальне Татарстан Республикасы көненә һәм Казан шәһәренә багышлыйбыз. Җыелу ноктасы булып Чистай шәһәре тора. Биредә без аерым энергетика белән җыелабыз.

– Сез мотоцикллар белән күптән мавыгасызмы? Ни өчен нәкъ менә транспортның бу төрен сайладыгыз? – дип кызыксындым мин.

– Балачакны һәм армия елларын санамыйча, мин мотоцикл белән 15 елдан артык шөгыльләнәм инде. Мотоцикл ул синең кайда булуыңны сиздерә торган транспорт төре. Мин табигать белән гармониядә булырга яратам, шуңа күрә дә үзем өчен ике тәгәрмәчле хәрәкәтләнү чарасы сайладым, – дип сөйли профессионал. – Әмма мотоциклчылар һәм байкерлар аерым булуларын онытырга ярамый. Байкерлар – алар ял кешеләре, үз мәнфәгатьләре өчен йөриләр, сәяхәт итәргә яраталар, ә мотоциклчылар ике тәгәрмәчле әлеге чараны хәрәкәт итү өчен кулланалар.

– Сезгә мотоциклга утырып ерак барырга туры килгәне бармы?

– Безнең бер сәяхәтебез 5000 километрдан алып 10 000 километрга кадәр җитә. Пандемия безгә шундый зур һәм матур илебезне өйрәнергә мөмкинлек бирде.

Хәзер без үзебезнең тормышыбызны төрле сәяхәтләр белән тулыландырырга һәм илебезнең төрле җирләрен күрергә телибез.

– Әле яңа гына руль артына утырган яшь мотоциклчыларга нәрсә теләр идегез?

– Иң мөһиме – юлларда иминлекне саклау. Мотоцикл – иң куркыныч транспорт төре. Минем иң башта үзләренең балаларына ике тәгәрмәчле транспорт сатып алучы әти-әниләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Болар без балачакта йөрергә өйрәнгән мопедлар түгел инде. Әгәр дә руль артына өйрәтелмәгән, таныклыгы булмаган, инструктор белән эшләмәгән бала утыра икән, озак та үтми аянычлы хәбәрләр ишетелә башлый: балалар үлә, имгәнүләр ала, гарипләнеп кала... Шуңа күрә, хөрмәтле ата-аналар, сезгә мөрәҗәгать итәм, үз балагызны уку курслары үтәргә мәҗбүр итегез!
Профессионал мотоциклчыларга карарга кызык билгеле, әмма үзең йөрү, анда алган хисләрне кичерү тагын да рәхәтрәк. Килгән кунаклар бүген үзләрен чын байкерлар итеп сизделәр: теләсә кайсы мотоциклда утырып карадылар, рульләрне тоттылар, истәлеккә фотога төштеләр. Ә иң мөһиме – профессионаллар белән аралашу.

– Миңа мотоцикллар шоуы бик ошады. Мин әлеге чарага килми кала алмадым, чөнки үзем дә мотоцикллар белән мавыгам. Байкерларның ничек йөргәннәрен карыйсым, нинди трюклар ясауларын күрәсем килде, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты килгән кунакларның берсе Алексей Кондратинский.

Мотофестиваль безнең шәһәрдә беренче тапкыр гына үтми инде, әлеге традиция киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев