Чистайда елның иң яхшы педагоглары исемнәрен атадылар
«Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасы «Статус» үзәгендә узды.
Конкурсның муниципаль этабында өч номинация буенча 13 мәктәптән 14 педагог катнашты.
Алар ачык дәресләр үткәрделәр, мастер-класслар күрсәттеләр, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, төрле проектлар тәкъдим иттеләр.
Барлык конкурс сынаулары йомгаклары буенча «Ел укытучысы — 2026» конкурсында 3нче гимназиянең туган (рус) теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Юдина җиңүче булды.
— Иң элек мин көн саен миңа илһам бирүче укучыларыма рәхмәт әйтәсём килә, — дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Елена Юдина. — Директор Марина Абзяновага, шулай ук остазларым Наталья Горелова һәм Наталья Сабитовага аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бу безнең уртак — мәктәбебез һәм бөтен коллективыбызның җиңүе. Алда катлаулы зона этабы. Шәһәребезнең данын якларга һәм үземне яхшы яктан күрсәтергә тырышырмын.
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә 1нче мәктәпнең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Сабитова җиңү яулады.
«Педагогик дебют» номинациясендә 2нче лицейның физик культура укытучысы Валерия Фролова-Дрок җиңүче булды.
«Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» укыту фәне буенча җиңүне 4нче мәктәпнең Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытучысы Александр Николаев яулады.
Ул «Ел укытучысы» конкурсының республика этабында катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев