Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда «Ел тәрбиячесе – 2023» республика конкурсының зона этабы узды

20нче номерлы балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе – 2023» республика конкурсының зона этабы узды. Катнашучылар балалар белән дәресләр үткәрделәр, жюри әгъзаларына һәм башка конкурсантларга үзләренең педагогик ачышларын тәкъдим иттеләр.

– Татарстанда талантлы тәрбиячеләр бик күп, шуларның иң-иңнәре конкурста катнаша. Бәяләү критерийлары бик күп: болар – дәреснең инновацион өлеше дә, үзенчәлеге дә, һәм, әлбәттә, иң мөһиме – педагогның бала белән үзара эмоциональ бәйләнеше, – дип билгеләп үтте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Татьяна Сидорова.

Ул барлык катнашучыларга уңышлар һәм илһам теләде. Конкурсны ачу тантанасында катнашучыларны Чистай районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Купцова сәламләде.

Педагогларның конкурста нинди сан астында катнашачагын җирәбә билгеләде. Ике номинация: «Ел тәрбиячесе» һәм «Туган телдә тәрбия һәм укыту төркеме тәрбиячесе» булды. Беренче көнне һөнәри осталыкларын – дүрт район, ә икенче көнне тагын өч район вәкиле күрсәтте. Һәр районнан өчәр конкурсант катнашты. Зона этабында Чистайны 1нче, 26нчы номерлы балалар бакчалары тәрбиячеләре Елена Ибәтуллина һәм Марина Демидова, шулай ук 3нче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Светлана Винокурова тәкъдим итте.

– Мин балалар белән 10 елдан артык эшлим һәм дөрес һөнәр сайлаганыма елдан-ел инанам. Конкурсның зона турында мин балалар белән татар телендә «Табигать дуслары» исемле дәрес үткәрдем. Ә минем педагогик ачышым – эшчәнлегемдә балаларда ритм хисен үстерү чарасы буларак «Телесная перкуссия» техникасын куллану. Биредә музыка уен кораллары кирәк түгел, бары тән, хәрәкәт һәм тавыш кына. Ул тән хәрәкәтләре аша балаларның иҗади потенциалын ачарга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте 3нче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Светлана Винокурова.

Светлана Александровна сүзләренә караганда, һөнәри осталык конкурсларында катнашу коллегалары белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек һәм үз-үзеңне камилләштерүгә этәргеч бирә. Марина Демидова да хезмәттәше белән килешә. Ул 18 ел тәрбияче булып эшли.

– Минем педагогик ачышым һәркемгә билгеле «Уйлап табылган бурычларны хәл итү теориясе» технологиясенең «Система операторы» кабул итүенә нигезләнгән. Шулай ук конкурста мин балалар өчен «Системалы уйларга өйрәнәбез» дигән үз педагогик проектымны тәкъдим иттем. Боларның барысын да мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дәресләрдә кулландым. Дәрестә ярдәмче корал сыйфатында «Квадроум», шулай ук авторлык дидактик ярдәмлекләр кулландым. Балалар белән бергә без кызыклы лабораториягә эләктек, анда файдалы ашамлык – эремчекне тикшердек, – дип сөйләде 26нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Марина Демидова.

Мондый һөнәри осталык конкурсында Елена Ибәтуллина беренче тапкыр катнаша. Ул педагог булып җиде ел эшли.

– Минем өчен конкурста катнашу дулкынландыргыч булды, чөнки бу минем беренче тәҗрибәм. Әмма миңа ошады, чөнки мин яңа кешеләр белән таныштым. Тулаем алганда, мондый чаралар башка районнардагы хезмәттәшләрем куллана торган яңа алымнар һәм технологияләр турында белү, үз эшләнмәләрем белән уртаклашу мөмкинлеге бирә дип саныйм. Балалар белән конкурс дәресендә мин «Кышның серләре» темасына визуаль рәсем-табышмаклар кулландым. Бу табышмакларның үзенчәлеге шунда: билгеле бер символ буенча балалар аның нәрсә икәнен чамаларга тиеш. Барлык җаваплар да дөрес булачак, чөнки һәр бала үзенчә күрә. Балалар бик актив булдылар һәм табышмакларны бик теләп чиштеләр, – ди 1нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Ибәтуллина.

«Ел тәрбиячесе – 2023» республика конкурсының йомгаклау этабы март аенда Татарстан башкаласында узачак. Анда конкурсның зона этапларында иң күп балл җыйган 30 педагог катнашачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев