Чистайда «Ел студенты» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды
Быел «Ел студенты» исеменә КИУның Чистай филиалы студенты Виктория Александрова лаек булды
Яшьләр үзәге сәхнәсендә «Ел студенты» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Бу исемгә уку алдынгылары, активистлар, волонтерлар, проектлар инициаторлары, фәнни конференцияләрдә катнашучылар һәм башкалар дәгъва итте.
Бүгенге бәйрәмнең төп геройлары — беренче курс студентларына –Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов мөрәҗәгать итте. Ул егетләрне һәм кызларны котлады, студент елларын искә төшерде һәм һәрвакыт укуда да, тормышта да үз максатларына ирешүләрен теләде.
Иң яхшы студентларның исемнәрен яңгыратыр алдыннан, сәхнәгә стипендиягә һәм башлыкның Рәхмәт хатларына лаек булган студентлар күтәрелде.
Аннары «Ел студенты» конкурсында җиңүчеләр игълан ителде. Быел 10 номинациядә талантлы студентлар җиңү өчен көрәште. Үзләренең казанышларын һәм осталыкларын алар моннан элегрәк, сайлап алу этабында, күрсәткән иделәр.
Шулай итеп, җиңүчеләрне игълан итәбез:
«Ел интеллекты-2023» номинациясендә КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалы студенты Анастасия Толстопятова,
«Ел спортчысы-2023» номинациясендә Г. И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студенты Аскар Урманчиев,
«Ел волонтеры-2023» номинациясендә КИУның Чистай филиалы студенты Полина Клюева,
«Елның иҗади шәхесе-2023» номинациясендә «Чистай медицина училищесы» ГАПОУ студенты Гөлфирә Хәсәнова,
«Ел җәмәгатьчесе-2023» номинациясендә КИУның Чистай филиалы студенты Анна Кириллова,
«Елның иң яхшы көрәшчесе-2023» номинациясендә Г. И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студенты Данил Цыганов,
«Елның беренче курс студенты-2023» номинациясендә КИУның Чистай филиалы студенты Ульяна Кононова,
«Елның иң яхшы студент активы-2023» номинациясендә Г. И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары,
«Елның студентлар медиаүзәге-2023» номинациясендә КИУның Чистай филиалы студентлары җиңүгә ирештеләр.
Быел «Ел студенты» исеменә КИУның Чистай филиалы студенты Виктория Александрова лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев