Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда чыгарылыш кичәсе узды (фоторепортаж)

Быел мәктәп белән 255 укучы саубуллашты

Скарятин бакчасында чыгарылыш кичәсе узды. Егетләр һәм кызлар бирегә мәктәп еллары дәвамында алар белән бергә булган укытучылары, әти-әниләре белән килгәннәр.

Тантананың төп сәбәпчеләре — шәһәр һәм район мәктәпләрен тәмамлаучылар — көчле алкышлар астында кызыл келәм буйлап үттеләр. Быел Чистай районында 11 сыйныфны 255 укучы тәмамлады. Шуларның 8е бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда 100әр балл җыйды. Алар арасында 1нче лицей укучысы Александра Гришанова да бар, ул ике фән: рус теле һәм әдәбият буенча 100әр балл җыйган. Быелгы 41 чыгарылыш укучысы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медальләренә лаек булды.

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов чыгарылыш укучыларына, укытучыларга һәм ата-аналарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Бәйрәм сәбәпчеләрен мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Купцова да котлады.

Дмитрий Иванов БДИда 100 балл җыйган һәм Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төрле этапларында югары күрсәткечләргә ирешкән чыгарылыш укучыларын тантаналы шартларда бүләкләде, шулай ук уку алдынгыларына медальләр тапшырды.

Ольга Купцова шәһәр һәм район мәктәпләренең алдынгы укытучыларына бүләкләр тапшырды.

Бу темага тулырак материалны «Чистай хәбәрләре» газетасында укыгыз, 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев