Чистайда биш яңа урам барлыкка киләчәк
Аларны Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сәгать заводы директорлары хөрмәтенә атаячаклар
Чистай шәһәр Советының чираттагы, сигезенче утырышы булды. Аны шәһәр башлыгы Дмитрий Иванов алып барды. Көн тәртибенә ике төп мәсьәлә куелды.
Иң элек депутатлар 2025 елда шәһәр бюджеты үтәлешен карадылар. Доклад белән муниципаль районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады.
Ул хәбәр иткәнчә, бюджет керемнәре – 425 миллион сум, чыгымнары 393 миллион 800 мең сум тәшкил иткән. Шул рәвешле, керемнәрнең чыгымнардан артуы (профицит) 31 миллион 200 мең сумга җиткән. Наталья Карманова сүзләренә караганда, керемнәрнең төп чыганагы булып физик затлар керемнәренә салым кала (НДФЛ). 2025 елда аны җыю планы 110 процентка үтәлгән. Шәһәрдә дә, районда да планны арттырып үтәүнең төп сәбәбе – хезмәт хакының фаразланган күрсәткечләрдән югарырак үсүе.
Шәһәр бюджеты чыгымнары структурасында иң зур өлешне торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе алып тора. Шулай ук шактый чыгымнар «Милли икътисад» тармагына – юл хуҗалыгы өлешенә юнәлдерелгән.
Бу мәсьәлә буенча өстәмә докладны муниципаль районның контроль-хисап палатасы рәисе Ольга Гришина тәкъдим итте. Ул бюджет үтәлеше турындагы хисапны тышкы тикшерү нәтиҗәләрен яңгыратты. Тикшерү документның барлык кирәкле таләпләргә һәм критерийларга тулысынча туры килүен раслаган.
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә шәһәр урамнарын атауга кагылды. Бу темага архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Андрей Шумилов сөйләде. Чистайның төньяк-көнчыгыш өлешендәге (мебель фабрикасы микрорайонында) яңа урамнарга түбәндәге исемнәр бирергә карар ителде:
Җиңүнең 80 еллыгы урамы;
Антонина Кокорина урамы – 53нче санитар-транспорт судносы штурманы Антонина Яковлевна Кокорина хөрмәтенә;
Тихон Захаров урамы – Бөек Ватан сугышында катнашучы Тихон Сергеевич Захаров хөрмәтенә;
Николай Лукьянов урамы – Чистай сәгать заводының беренче директоры Николай Сергеевич Лукьянов хөрмәтенә;
Николай Окунцов урамы – Чистай сәгать заводы директоры Николай Васильевич Окунцов хөрмәтенә.
Барлык каралган мәсьәләләр буенча депутатлар бертавыштан раслау карарларын кабул иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев