Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда «Без гасырда эзлебез» дигән шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды

...

Республика күләмендә җи­денче тапкыр үткәрелүче әлеге фестивальнең зона этабында катнашучыларны быел Чистаебыз кабул итте. Аны Татарстанның архив эшләре буенча Дәүләт комитеты оештырды.
Фестивальдә Аксубай, Әлки, Лаеш, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Чистай районнары гаиләләре көч сынашты. Иң башта һәр районның нәсел шәҗәрәләрен чагылдыручы күргәзмәләр тәкъдим ителде. Ниләр генә юк иде биредә! Кадерле ядкарьлар – нәсел җылысын саклаган фотолар, борынгы китаплар, гаилә альбомнары, кул эшләре, телеңне йотардай милли ризыклар... Һәр гаилә үз нәселе белән таныштырды, гаилә ризык­лары әзерләү серләре белән уртак­лашты. Алгарак китеп булса да, тизрәк бу урында Татарстанның архив эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова әйткән сүзләрне җиткерәсе килә.

– Гаиләләр беренче тапкыр чыгыш ясаганда аларның әзерлеге бөтенләй башкача иде, хәзерге белән чагыштырганда җир белән күк арасы. Ә бүген исә без катнашучыларның үз нәсел шәҗәрәләрен өйрәнүгә ничек җитди килүләрен һәм ничек дулкынландыргыч, җылы итеп үз тарихлары белән таныштыруларын күрәбез, – диде ул.

Әйе, чыннан да сокланмый мөмкин түгел! Конкурсантлар белән танышып йөргәндә мин үземне дә сихри бер матур дөньяга килеп эләккәндәй хис иттем. Биредәге җылылык, катнашучыларның йөзеннән бөркелгән нур һәм төрле ядкарьлар, бүгенге белән үткәннәр арасындагы ихлас бәйләнеш аңлатып булмастай хисләр өеренә алып керде...
Татар халкының кунакчыл булуы белән дан тотуы беркемгә дә сер түгел.. Әлеге чарада да бу матур сыйфатыбызга тугрылык сак­лануы сөендерә. Күргәзмәләр оештырылган залда да кунакларга урыннарны түрдән биргәннәр, бик хуп, сөбханалла диясе генә кала...
Фестивальдә безнең районны Яуширмә авылыннан Зариповлар гаиләсе тәкъдим итте. Алар никахтан соң яшьләрне каршылау күренешен күрсәттеләр. Өстәлләре дә никах сыйларыннан сыгылып торды. Каклаган каз, кортлы май, кияү пилмәне, гаилә сере булган рецепт буенча әзерләнгән карабодай бәлеше, тавык рулеты, өчпочмаклар дисеңме... Үзеңнеке үзәктә дигәндәй, якташларыбызның уңган-булганлыгына, бердәм­легенә янә бер кат сокландым һәм горурландым!
Конкурсның икенче өлешен­дә гаилә командалары «Таныш булыгыз: минем гаилә, минем нәсел!» исемле күңелле номерлар һәм милли йолаларыбызны тәкъдим иттеләр. Зариповлар монда инде килен каршылау йоласының бөтен нечкәлекләрен күрсәтә алдылар дип уйлыйм. Киленне бал-май белән каршылау, ә яшь киленнең каенанасына шәл, каенатасына түбәтәй кидерүе, әбиләренең яшьләргә Коръән, намазлык, туганнарының Гаделша авылына багышланган китап­лар бүләк итүе... Болар барысы да йоланы бөтен шартын китереп, гыйбрәтле итеп күрсәтүгә ярдәм итте.
Игелекле эшләре белән якыннарын, якташларын шатландырып, бергә туплап торучы Марс Хисмәтуллинның сүзләре нәсел җепләренең нык булуын янә беркат раслый.

– Бу чарага җитди әзерләнеп кайттык. Мондый чарада икенче тапкыр катнашабыз. Шушы чараларга әзерләнү вакытында ике китап басылды, берсе 1553 елдан алып бүгенге көнгә кадәр булган дүрт гасырлык авыл тарихы. Ә Рафик хәзрәт Насыйров белән әзерләнгән икенче китапта авылыбызның барлык кешеләренең нәсел шәҗәрәсе туп­ланган. Анда 1653 елдан алып бүгенге көнгә кадәр туган балалар турында мәгълүмат бар, аны дәвам итәргә кирәк. Бу китап һәр йортта булырга тиеш. Гаделша турындагы китабыбыз рус теленә тәрҗемә ителә. Майда район җитәкчелеге белән бергә тәкъдим итү кичәсе үткәрергә планлаштырып торабыз. Бездә бик күп мәгълүмат тупланды инде. Экспонатларны җыеп нәсел музее ясарга кирәк дип тә уйлыйбыз. Әби-бабайларыбызга рәхмәт, алар безгә бай мирас калдырганнар. Үз чиратыбызда без аларны яшь буынга тапшырырга тиеш. Эш һәм дин тәрбиясе алган балалар һәрвакыт үз урыннарын табалар, – диде ул.
Зариповлар ике нәсел шәҗәрә­сен – бабалары ягыннан Вафиннар һәм әбиләре ягыннан Хисмәтуллиннар шәҗәрәсен тәкъдим иттеләр: нәсел агачына Хисмәтуллиннар ягыннан 450, Вафиннар ягыннан 150 кеше кертелгән. Әби-бабалары уңган-булган, тырыш, дин ягыннан да гыйлемле булганнар. Билгеле инде, әлеге асыл сыйфатлар нәселдән-нәселгә күчеп килә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Балык Бистәсеннән Бикметовлар, икенче урынны Чистай районыннан Зариповлар, өченче урынны Аксубайдан Миңнебаевлар гаиләләре яулады. Аларның барысына да дипломнар, сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды.

–Бүген без сәхнәдә күргән гаиләләр искиткеч чыгыш ясап безнең гаиләләрнең күңел җылысын, гаилә кыйммәтләрен күрсәттеләр. Мин һәрберсен яратып, чын күңелемнән шатланып карадым. Һәрберсе өчен ихластан тавыш бирдем, алар барысы да җиңүгә лаек булырлык. Нәкъ менә шундый гаиләләрдә үзенең Ватанын, туган нигезен, әти-әнисен яратучы балалар үсә дә инде. Бу безнең ышанычлы киләчәгебез горурлыгыбыз, – дип ихлас соклану сүзләрен җиткерде район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов.

Бай эчтәлекле фестиваль кунакларны да, тамашачыларны да онытылмас мизгелләр белән сөендерде. Фестиваль тәмамлангач та, халыкның җылы, рәхәт мохиттан аерыласы килмәде бугай, хис-тәэсирләр дәрьясында аралашу-сөйләшүләр озак дәвам итте…

Гөлсинә Сорутдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев