Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда беренче сыйныфка баручыларга букчалар тапшырдылар

Гадәткә кергән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды

Бу көннәрдә Балалар һәм яшьләр иҗат йортында беренче сыйныфка баручыларга букчалар тапшырылды. Чара гадәткә кергән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе кысаларында узды.

Котлау сүзе белән Чистай районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов чыгыш ясады.

— Хөрмәтле ата-аналар, кадерле балалар, бүген «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән без «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен үткәрәбез. Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да якынлашып килүче Белем көне белән котлыйм. Хөрмәтле ата-аналар, балаларыгызның сезне гомер буе уңышлары белән сөендерүләрен телим. Ә сезгә, булачак беренче сыйныф укучылары, мин яхшы укырга һәм үз эшегезнең чын осталары булырга телим. Шулай ук мондый акцияләрдә ел саен катнашкан иганәчеләребезгә зур рәхмәт, — диде Константин Валентинович.

Шулай ук булачак беренче сыйныф укучыларын җәмәгать оешмалары вәкилләре дә котлады. Аннары җырлар һәм биюләр белән бәйрәм программасы узды. Малайлар һәм кызлар концертны кызыксынып һәм сокланып карадылар. Һәр музыкаль номердан соң чараны алып баручылар балаларның исемнәрен яңгыраттылар, алар сәхнәгә күтәрелеп, үз бүләкләрен алдылар. Беренче сыйныфка баручы малайларга һәм кызларга букчалар бүләк иттеләр.

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә игътибарсыз калмады. Николай Бочкарев шәһәрнең Мактаулы гражданины Виктор Смыковтан аларга акчалата сертификатлар тапшырды. Балалар канәгать калдылар һәм Николай Афанасьевичка үз куллары белән әзерләгән татлы бүләк тапшырдылар.

— Кадерле беренче сыйныф укучылары, бу көнне минем сезгә үгет-нәсыйхәт сүзләрен әйтесем килә. Атаклы кешеләр булыр өчен үзегезне үстерергә көчегез җитәрлек булсын. Сезнең үз шәһәрегезне, республикабызны һәм хәтта Россиябезне дә данлавыгызны телим, — дип малайларны һәм кызларны котлады Николай Бочарев. — Әти-әниләр, сезгә балаларыгыз белән бергә бу зур юлны үтүдә уңыш юлдаш булсын.

Концерттан соң балалар кәгазьдән эшләнмәләр ясау буенча мастер-классларда катнаша алдылар. Күпләр үзләрен бу мавыктыргыч эштә сынап карадылар. Эшләнмәләр ата-аналарны да кызыксындырды. Алар балаларына кәгазьне кисәргә, ябыштырырга, пластилин белән эшләргә булыштылар.

Барысы да мәшгуль булган арада, без улларын беренче сыйныфка озатучы бер гаилә белән сөйләштек. Михаил быел беренче сыйныфка бара, ул бераз борчыла, чөнки аның алдында яңа, өйрәнелмәгән дөньяга ишекләр ачыла.

— Быел улыбыз беренче сыйныфка, ерак юлга, белем юлына кузгала. Аның өчен дә, гомумән, безнең гаиләбез өчен дә бу мөһим адым, — дип билгеләп үтте Мишаның әтисе. — Аның яхшы укуын, яңа белемнәр алуын телим. Һәм иң мөһиме, аның укуга теләге булсын.

Сезгә, булачак беренче сыйныф укучылары, башлангычларыгызда уңышлар, кызыклы дәресләр, яхшы педагоглар һәм дус-тату сыйныфта укуыгызны телибез! Мәктәп сезнең өчен хыялларыгызны, уйларыгызны һәм кичерешләрегезне уртаклаша алырлык икенче йортыгызга әверелсен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев