Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда барабанчылар фестиваль-квартирнигы булды

...

Елгачылар клубында ВИА барабанчыларының фестиваль-квартирнигы булды. Чарага балалары белән гаиләләр, пенсионерлар һәм музыка сөючеләр килде.
— Безнең максат — әлеге чараны җылы иҗат шартларында уздыру. Сезнең бу концерттан ләззәт алуыгызны телим. Шул ук вакытта үткәннәрне искә төшерик, үзебез үскән чорга беразга гына әйләнеп кайтыйк, — дип мөрәҗәгать итте тамашачыларга яшьләр рок-төркемнәре җитәкчесе Рамил Сөләйманов.
Башта тамашачылар узган гасырның легендар барабанчылары һәм замана музыкантлары белән таныштылар. Алар үзләренең иҗат юллары турында сөйләделәр.
Сәхнәгә беренче булып 1965-1977 елларда барабанчы булган аксакал Әнвәр Шәрәфетдинов чыкты. Ул музыка дөньясына ничек эләгүе турында сөйләде.
— Тормышымда күп нәрсәне үзгәрткән төп вакыйга — «Ветерок» Казан ансамбленең безнең мәдәният һәм ял паркында чыгышы булды. Кич буе сәхнәдән китмәвем, җырлар һәм музыкаль композицияләрне искиткеч матур башкаруларына ләззәтләнгәнем хәтердә. Мин барабанчы Геннадий Евстигнеевның уйнавына аеруча сокландым. Төнге шәһәр буйлап өемә кайтып барганда үз-үземә: «Барабанчы булам!» — дип әйттем. Бик озак йоклый алмадым. Ә иртән кулыма уклау алдым, аны урталай кистем һәм диванга суга башладым, — дип уртаклашты Әнвәр Шәрәфетдинов.
Ерак 1965 елда Әнвәр Шәрәфетдинов район Мәдәният йортына биюгә килгәч, үзенең танышы җырчы Володя Аверьяновны очрата һәм аңа барабанчы булу хыялы турында әйтә. Соңыннан Владимир аны музыкант Толя Вахитов белән таныштыра. Ул аны тәнәфес вакытында сәхнәгә чакыра һәм эш барабаны артына утырта. Әнвәр беренче тапкыр кулына чын барабан таякларын ала һәм хәтта нидер уйнарга да тырышып карый.
— Толя мине тегү фабрикасы клубына, үз ансамбленең репетицияләренә чакырды һәм биюләрдә репетицияләрсез уйнарга тәкъдим итте. Мин баш тарттым, шулай да ул мине уйнарга күндерде. Өйгә: «Мин барабанчы булам!» — дип шатлыгымнан сикерә-сикерә кайттым. Икенче көнне мин тагын кич буе биюләрдә уйнадым.
1966 елның җәендә без Елгачылар клубында биюләрдә уйнадык, шәһәрдә концертлар бирдек һәм хәтта чыгышлар белән теплоходта Әстерханга бардык. Агымдагы елның декабрь азагында мине «МТС» ансамбленә уйнарга чакырдылар. 1967 елның 5 маенда шәһәр күләмендә «Мең дә бер төн» спектакленең премьерасы булды. Мәдәният йортында 1,5 ел эчендә барлыгы 3 программа үткәрелде, — дип хатирәләре белән уртаклашты Әнвәр Шәрәфетдинов.
Тамашачылар барабанчылар квартирнигының башка катнашучыларыннан да бик күп кызыклы вакыйгалар ишеттеләр. Тәлгать Сәлахов, Николай Горелов, Евгений Суслов һәм Евгений Әхмәтов үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Талантлы музыкантлар үзләренең әсәрләрен барабаннарда башкардылар, шуның белән килгән кунакларны бик сөендерделәр.
Чара азагында тамашачылар «Респект» рок-төркеменең ялкынлы чыгышыннан ләззәт алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев