Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда Балаларны яклау көнен бәйрәм итәләр (фоторепортаж)

Скарятин бакчасында яшь чистайлылар өчен күңел ачулар, уеннар, мастер-класслар һәм концерт оештырдылар.

Чистайлылар һәм шәһәр кунаклары җылы һәм якты бәйрәм – Балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр. Иртәдән үк Скарятин бакчасында «Балачак дөньясы» дип исемләнгән бәйрәм концерты башланды. Үзләренең иҗади номерларын балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары һәм иҗади коллективларда катнашучылар бүләк итте. Малайлар һәм кызлар артистларга кушылып җырладылар, биеделәр. Теләге булганнар шулай ук мастер-классларда, уеннарда катнашып, моның өчен жетоннар ала һәм аларны яраткан тәм-томнары – туңдырмага алыштыра алдылар.

Тирә-якта бәйрәм рухы хөкем сөрде. Кемдер күңел ачты, ә кемдер сәхнәгә чыгуын көтте. Бераз дулкынлануга карамастан, кечкенә артистлар җәй һәм, әлбәттә, балачак турында нәрсә уйлаганнарын сөйләделәр.

– Балачак – ул сине беркем дә рәнҗетмәсә һәм бик яратса. Карагызчы, бүген безнең өчен искиткеч бәйрәм оештырганнар. Быел мин мәктәпкә барам, димәк, бу җәйдә мин күп ял итәчәкмен, энем һәм сеңелем белән бергә уйнаячакмын, – дип уртаклашты безнең белән Вероника Немирова.

– Җәй көне эссе һәм бик күңелле. Көн саен урамда йөрергә була! Бүген балалар бакчасыннан дусларым белән концертта чыгыш ясыйбыз, бераз борчылам, – ди София Яковлева.

Балаларны, аларның әти-әниләрен һәм педагогларны Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов котлады.

– Мәктәп артта калды, ә алда – каникуллар! Ял итегез, көч, энергия туплагыз. Балаларыбызның актив булуы һәм бу бәйрәмдә спорт һәм иҗат чараларында катнашулары сөендерә, – диде Михаил Иванович.

Шәһәрнең төп сәхнәсендә шулай ук татар теле, рус теле, математика буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү булды.

Скарятин бакчасында бәйрәм программасы дәвам итте. Балалар өчен мультфильмнар, квест-уеннар күрсәтү оештырылды. Малайлар һәм кызлар мастер-классларда рәхәтләнеп катнаштылар, аларда кул эшләре генә түгел, ә яхшы кәеф тә тудырдылар.

Балаларны яклау көнен бәйрәм итү буяулар һәм күбек фестивале белән дәвам итәчәк.

Балачак бәйрәме менә дигән булды! Һәм моны балаларның һәм әти-әниләренең йөзендәге бәхетле елмаю раслады. Җәйге каникуллар әле алда, димәк, күңел ачулар башлана гына!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев