Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда балалар өчен күңелле эстафета үтте

Җәйнең беренче айлары Медиклар микрорайонында яшәүче балалар өчен файдалы үтте. Болар барысы да 1нче номерлы территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Валерий Вагановның балалар бакчалары һәм мәктәпләр җитәкчеләре белән бергәләп яшь чистайлылар өчен спорт чаралары үткәрүе ярдәмендә мөмкин булды.

Беренчесе Энгельс урамында 10нчы һәм 12нче йортлар арасында урнашкан 26нчы номерлы балалар бакчасына йөрүчеләр өчен үтте. Аны оештыруда балалар бакчасы мөдире Людмила Ильина һәм тәрбиячеләр катнашты.
Малайлар һәм кызлар туплар, кегльләр, кыршаулар белән эстафетада катнаштылар. Балаларга бик ошады, чара барышында аларның шат авазлары бер дә тынып тормады. Ахырда бергәләп истәлеккә фотога төшәргә дә онытмадылар.
Алдагы чара 3нче номерлы гимназиядә үтте. Аны үткәрүдә уку йорты мөдире Дарья Нуруллина һәм физкультура укытучысы Анатолий Гуляков ярдәм итте.
Урамда бик эссе иде, шуңа күрә дә эстафетаны мәктәп спорт залында үткәрергә карар кылдылар. Анатолий Елизарович барысын да һөнәри осталыкта башкарды, эстафета алдыннан күнекмәләр үткәрде.
25 бала волейбол һәм бас­кетбол туплары һәм кыршаулар белән сынаулар узды. Балалар бик теләп, рәхәтләнеп һәм дәртләнеп йөгерделәр!
1нче номерлы территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Валерий Ваганов 20нче номерлы балалар бакчасы мөдире Жанна Зиновьева һәм тәрбиячеләр белән 45 бала өчен 4 эстафета уздырды. Балалар төрле инвентарь: кегльләр, туплар һәм кыршаулардан файдаландылар. Эссе һава торышы булуга карамастан, малайлар һәм кызлар бер-берсен рухландырдылар, барлык сынауларны да уңышлы үттеләр.
Балалар белән чираттагы чара 2 нче номерлы балалар бакчасы алдындагы мәйданчыкта үтте. Аны да шулай ук Валерий Ваганов балалар бакчасы мөдире Лариса Арсентьева һәм тәрбиячеләр белән бергәләп үткәрде. Шулай ук кегльләр, туп­лар һәм чәй тәлинкәләре белән берничә эстафета үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев