Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен тантаналы шартларда котладылар

Чистайда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр. Тантаналы чара «Чистай» мәдәни үзәгендә узды.

Чистай районында авыл хуҗалыгы тармагында меңнән артык кеше эшли. Чарада алдынгы хезмәтчәннәр һәм хезмәт ветераннары катнашты.
— Барыгызны да бу тантаналы очрашуда сәламлим, — дип мөрәҗәгать итте кунакларга Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов. Сез барыгыз да фидакарь хезмәт куясыз! Элек без яшелчәләрдән һәм башка авыл хуҗалыгы культураларыннан шундый зур уңыш алырбыз дип уйламаган да идек. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә район бу өлкәдә зур уңышларга ирешә. Хезмәт ветераннарына да аерым рәхмәт әйтәсем килә. Сез үз гомерегезне кырда эшләүгә багышладыгыз һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк булдыгыз. Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телим!
Иң яхшы хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, шулай ук бүләкләр тапшырылды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский елга йомгак ясады.
— Чистай районы авыл хуҗалыгында горурланырлык уңышлары бар. Быел тулай җыем 200 мең тоннадан артык бөртекле һәм техник культуралар тәшкил итте. Рекордлар да бар, мәсәлән, «Чистай» агрофирмасы 60 мең тоннадан артык яшелчә: 30 мең тонна бәрәңге, 15 мең тоннага якын кишер һәм шул ук күләмдә аш чөгендере җыеп алды, — дип билгеләп үтте Александр Александрович. — Районыбыз горурланган иң мөһим нәрсә — авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче белгечләр һәм хезмәткәрләр. Без сезнең эшегезне бәялибез!
Җирле артистлар һәм коллективлар матур музыкаль номерлары белән тамашачыларны сөендерделәр.

Хезмәтләрен хөрмәтләп ТР Рәисе Рәхмәт хаты белән
Балтачев Нәҗип Нәкыйп улы — «Чистай Агро» ширкәте агрономы бүләкләнде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамоталары белән:
Шапин Александр Дмитриевич — «Чистай» агрофирмасы ширкәте механизаторы
Гурьянов Виталий Петрович — «Чистай» агрофирмасы ширкәте машина йөртүчесе
Самотохин Александр Владимирович — «Чистай» агрофирмасы ширкәте механизаторы
Нигъмәтҗанов Илшат Илдар улы — «Чистопольагрохим» ширкәте директоры бүләкләнделәр.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Рәхмәт хатлары белән:
Әхмәтҗанов Илгиз Ильяс улы — «Агро Л» ширкәте механизаторы
Рәхмәтуллин Айрат Хөсәен улы — КФХ башлыгы
Зверев Сергей Александрович — «Чистай» агрофирмасы ширкәте машина йөртүчесе
Федоров Александр Петрович — «Чистай» агрофирмасы ширкәте машина йөртүчесе
Нуретдинов Айдар Дамир улы — «Чистопольагрохим» ширкәте инженер-механигы
Астафьева Наталья Викторовна — «Чистай» агрофирмасы ширкәтенең персонал буенча белгече
Главнов Алексей Сергеевич — «Чистай» агрофирмасы ширкәте механизаторы бүләкләнделәр.
Чистай муниципаль районы башлыгы Мактау грамотасы белән:
Әхмәтшин Әнәс Мөхетдин улы — «Текә Тау элеваторы» ширкәте тракторчысы бүләкләнде.
Чистай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән:
Хәмзаев Ойбәк Содикович — «АгроЛ» ширкәте сыер савучысы
Фатыйхова Фаягөл Юныс кызы — «АгроЛ» ширкәтенең өлкән пешекчесе
Абдуллин Рәфис Рәис улы — «Смольков» КФХсы тракторчысы
Мингалимов Фәрит Минзәки улы — «Чистай НПсы Хузангай» ширкәтенең баш инженеры
Будякова Татьяна Геннадьевна — «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ Чистай филиалы операторы
Кербс Алексей Иванович — «Чистай Агро» ширкәтенең кырчылык бригадасы бригадиры
Шаһиев Дамир Гамир улы — «Чистай Агро» ширкәтенең машина йөртүчесе
Гарина Ольга Юрьевна — «МОЛКО» ширкәтенең машина белән саву операторы
Ситдыйкова Ләйсән Нияз кызы — «Чистопольагрохим» ширкәтенең кадрлар бүлеге инспекторы бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев