Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда автомобиль җәяүлене бәрдергән

...

Мебель фабрикасы микрорайонында, Боз спорт сараеннан ерак булмаган урында җәяүле катнашында юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. Бу хакта тулырак Чистай районы буенча  Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә сөйләделәр.

— Вотяков урамыннан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүче җәяүлене бәрдергән. 1953 елгы ир-ат машина юлын рөхсәт ителмәгән урында аркылы йөгереп чыккан. Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә җәяүле зыян күргән, аны төрле характердагы имгәнүләр белән Чистай үзәк район дәваханәсенә китергәннәр, — дип аңлатма бирде Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин.

Дәүләт автоинспекциясендә чираттагы тапкыр юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне бозмаска, юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев