Чистайда «Автоледи» республика конкурсының сайлап алу туры узды
Руль артында хатын-кыз — бүгенге заманда гадәти күренеш. Ел саен юлларда автомобиль белән идарә итүче хатын-кызлар күбәя бара.
Кайберләре үзләренең оста йөртүләре белән ир-атлардан да арттыралар. Моны традициягә кергән «Автоледи» республика конкурсы раслый. Аның сайлап алу туры Чистай шәһәрендә узды. Әлеге конкурста катнашырга иң кыю, тәвәккәл, көндәшләре арасында җиңү өчен көрәшергә әзер булган җиде хатын-кыз теләк белдерде.
— Әлеге конкурсның максаты — машина йөртү культурасын камилләштерү, автомобиль белән идарә итү һәм имин йөртү күнекмәләрен үстерү. Һичшиксез, ул юлларда имин йөрү мәсьәләренә игътибарны юнәлтүне дә үз эченә ала, — дип билгеләп үтте «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет идарәсенең кисәтү эшләре бүлеге начальнигы Светлана Рясова.
Конкурс автодромда узды. Сәламләү сүзе белән Балалар-үсмерләр автомәктәбе филиалы директоры Илдар Хәмитов чыкты. Ул әлеге сынауларны җиңеп чыгу өчен барысына да уңышлар теләде.
Гүзәл затлар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тест биремнәрен үтәүдә, автомобильне фигуралы йөртүдә һәм иҗади конкурста ярыштылар. Автоледилар барлык сынауларны да яхшы үттеләр.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча теоретик өлештә иң яхшы нәтиҗәләрне Елена Харитонова, Евгения Никитина, Светлана Быстрова күрсәтте.
Җиңел автомобиль белән идарә итү этабында иң яхшылар булып Айгөл Шәмсетдинова, Елена Харитонова, Крстина Кучаева табылды.
Иҗади конурста Айгөл Шәмсетдинова һәм Кристина Кучаева җиңү яулады.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга Елена Харитонова, икенче урынга Айгөл Шәмсетдинова, өченче урынга Евгения Никитина лаек булды.
Дәүләт автоинспекциясенең Чистай районы буенча бүлегенең начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Илнар Шәмсетдинов барлык автоледиларга конкурста катнашканнары өчен рәхмәт белдерде, аларга уңышлар, имин юллар теләде һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга кирәклеге турында тагын бер кат исләренә төшерде.
Чистай данын якларга машина йөртү осталыгы буенча республика конкурсына җиңүче Елена Харитонова барачак. Ул күпбалалы әни, бүгенгесе көндә өченче баласы белән декрет ялында.
— Машина йөртү таныклыгы алырга мин 10 сыйныфта ук укый башладым, әти-әнием миңа ярдәм иттеләр. 2012 елда машина йөртү таныклыгы алдым. Шуннан бирле машина йөртү минем хоббига әйләнде, — дип сөйләде Елена. — Очраклы рәвештә конкурс турында белдем дә анда катнашырга уйладым. Тормыш иптәшем мине хуплады, бар нәрсәдә дә ярдәм итте. Автодромга тренировкалар ясарга без гаиләбез белән бардык. Якыннарыма бик зур рәхмәт! Бу җиңү безнең гаиләбезнең уртак җиңүе дип уйлыйм.
Хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы буенча үткәрелүче «Автоледи» республика конкурсы «2024-2025 елларга Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген күтәрү» программасы астында чараларны тормышка ашыру кысаларында ел саен үткәрелә. Ул муниципаль һәм республика этабыннан тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев