Чистайда аппарат киңәшмәсендә ЗАГС эше, язгы кыр эшләре барышы һәм мошенниклыкның артуы турында фикер алыштылар
Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов җитәкчелегендәге атналык аппарат киңәшмәсе өч мәсьәләгә: ЗАГС бүлеге эшенә, агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышына һәм оператив вәзгыятьне анализлауга багышланды
Муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге эшчәнлеге турындагы доклад белән аның начальнигы Ильмира Ярмушева чыгыш ясады.

2025 елгы хисап чорында бүлек тарафыннан җиде төр буенча 2086 гражданлык хәле акты теркәлгән, шулай ук 14 110 башка юридик әһәмияткә ия гамәл башкарылган, бу 2024 ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк (2024 елда – 11 207). Шулай итеп, узган ел район ЗАГС бүлегенә 12 меңнән артык гражданин мөрәҗәгать иткән – бу муниципалитетның һәр җиденче кешесе.
Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан бер ел эчендә хокук саклау һәм тикшерү органнарыннан, суд системасыннан, шулай ук чит дәүләтләрнең компетентлы органнарыннан 9 546 соратып алу эшкәртелгән. Гражданнарның 300дән артык мөрәҗәгате каралган һәм канәгатьләндерелгән.
Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарга ярдәм итү буенча шактый эш башкарылган. Аеруча тизләтелгән тәртиптә никахлашу һәм ата булуны билгеләү турында 31 акт теркәлгән, һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына 100дән артык таныклык кабат бирелгән. Хәрби комиссариатка мәгълүмат оператив режимда тәкъдим ителә.
Узган елда 351 пар үз мөнәсәбәтләрен никах белән ныгыткан. Кияү һәм кәләшләрнең «олыгаю» тенденциясе саклана. Никахлашкан ир-егетләрнең күпчелеге 25 яшьтән 34 яшькә кадәргеләр, хатын-кызлар 20 яшьтән 29 яшькә кадәр. Иң өлкән кияүгә – 72 яшь, иң яшь кияүгә – 18 яшь. Кәләшләр арасында иң өлкәненә – 65 яшь, иң яшенә 17 яшь тулган.
Узган ел туган сабыйларның 41 проценты – беренче, 32 проценты – икенче, 18 проценты – өченче, ә 8 проценты дүртенче һәм аннан да күбрәк бала. Яңа туган сабыйлар арасында 51 процент – малайлар, 49 процент – кызлар. Узган ел Чистай гаиләләрендә ике пар игезәкләр дөньяга килгән.
Көзге культуралар әйбәт кышлаган
Агросәнәгать комплексының атналык эш йомгаклары турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте.

Катлаулы һава шартларына карамастан, район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре дәвам итә. Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру бара. Бу эшләр барлык мәйданның 15 процентында башкарылган.
Россельхозцентр белгечләре көзге культуралар чәчелгән кырларны карап чыкканнар. Гомумән алганда, уҗымнарның торышы яхшы дип бәяләнгән. Аз гына бүрсеп черегән урыннар бар, әмма, билгеләп үтелгәнчә, тукландырганнан соң алар җайланып китәргә тиешләр.
Шулай ук орлыкларны эшкәртү буенча да эш алып барыла.
Узган атнада район хуҗалыклары 442 тонна сөт җитештергәннәр. 415 тонна сатылган, уртача бәясе – бер килограмм өчен 31 сум. Бер сыердан уртача тәүлеклек савым 23 килограмм тәшкил итә.
Үрчетү буенча эш дәвам итә, 28 бозау туган.
Сводкада – 4 читтән торып мошенниклык очрагы
Оператив сводканы Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов тәкъдим итте. Бер атна эчендә район территориясендә 6 җинаять теркәлгән, шул исәптән 4 читтән торып мошенниклык очрагы.

Юлларда 11 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. ЮХИДИ хезмәткәрләре 131 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыны җаваплылыкка тартканнар, 2 машина йөртүче исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен тоткарланган. Бер атна эчендә 150 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Балалар белән юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүне көчәйтергә һәм 9 Майга әзерлекне тизләтергә

Утырышка йомгак ясап, район башлыгы Дмитрий Иванов һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов балаларның юл-транспорт имгәнүләре темасына аерым тукталдылар. Сәбәбе – дүшәмбе көнне самокатта йөрүче балага автомобиль килеп бәрелү очрагы. Җаваплы затларга мондый хәлләрне булдырмау буенча кисәтү эшен көчәйтергә кушылды.
Моннан тыш, район башлыгы чираттагы тапкыр шәһәрне чистарту һәм аны 9 Майга тәртипкә китерү эшен активлаштырырга кирәклеген искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев