Чистайда ана кеше улы кыйнады дип ялганлаган
Чистайда яшәүче берәү РФ эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенә үз телефоныннан шалтыратып, улының үзен кыйнавы турында хәбәр итә
Чистай шәһәр суды җинаять эшен карады. Судта ялган гаепләүнең инициаторы булган хатын-кыз үзе катнашты. Әлеге судның сәбәбе булып 2026 елның мартында полициягә шалтырату тора.
Ул вакытта Чистайда яшәүче хатын-кыз РФ эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча кизү бүлегенә шалтыратып, үзен улы кыйнавы турында хәбәр итә.
Тикшерү вакытында ана кешенең ялган мәгълүмат бирүе ачыклана. Аңа карата җинаять эше ачылды. Шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, гаепләнүченең әлеге гамәле РФ ҖКның 306 маддәсе 1 бүлеге –«Җинаять кылу турында белә торып ялган донос» буенча квалификацияләнә.
Суд залында зыян күрүче – әнисе кыйнауда ялганлап гаепләгән улы судтан җинаять эшен туктатуларын сорады. Әлеге ир-ат гаепләнүче аңардан гафу үтенүен, аның әнисенә дәгъвасы юклыгын һәм якын кешесен җинаять җаваплылыгына тартырга теләмәвен белдерде.
Суд залында гаепләнүче үзе дә гаебен тулысынча таныды һәм әлеге гамәле өчен үкенүен белдерде.
Суд, зыян күрүченең фикерен һәм хатын-кызның үкенүен, ике якның да килешүен истә тотып, җинаять эшен туктату турында карар кабул итте.
Карар закон көченә кермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев