Чистайда актив кышкы ял өчен урын барлыкка киләчәк
«Кама яр буе» паркындагы ярты юл, шулай ук сәхнә алдында зур мәйданчык шугалакка әйләнәчәк.
Бу Чистай башкарма комитетының һәм «Индустрия» предприятиесенең белгече Юрий Сарафанниковның уртак проекты, ә аны тормышка ашыруда һәм иҗади детальләр белән баетуда Регина Шакирова ярдәм итә. Юлларны яктылык бирүче гирляндалар (бер километрга якын гирлянда сатып алынган) һәм ак аркалар бизәячәк. Бирегә үзеңнең тимераягың белән килергә яисә прокатка алып торырга мөикин булачак. Шулай ук прокат павильоны ачылачак, анда шулай ук кайнар чәй һәм тәмле, сыйфатлы кофе эчеп булачак. Бушлай җәмәгать бәдрәфләре быел кышкы сезонга ябылмаячак.
Шундый идеяне Казанның Горки-Әмәт урманында да тормышка ашырганнар. Чистайда шәһәр үзәгендә матур урын сайланган (юлларның яртысын җәяүлеләргә калдыралар), биредә шуарга һәм фотога төшәргә дә мөмкин булачак. «Күрше фест» кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе грантын алу өмете дә бар: карар 8 декабрьдә кабул ителергә тиеш һәм шул вакытта грант (500 мең сум) чыгымнарның яртысын каплаячак. Грант булмаса да, «Кама яр буе» паркында барыбер шугалак ясаячаклар. Әлеге проект коммерцияви түгел, шәһәрдә ял итү һәм күңел ачу өчен мөмкинлекләр юк диючеләргә дә ул ошар дигән өмет бар. Ике телдә булачак өч чара: 20 декабрьдә ачылу, 29 гыйнварларда балалар бәйрәме һәм Май чабу бәйрәме планлаштырыла.
– Безнең Чистайда кыш көне кайда йөрергә була? – дип сорау бирә Юрий Сарафанников. – Бары Скарятинск бакчасында гына. Без биредә, «Кама яр буе» паркында, җәй буе булдык, бар территориягә ярдәм күрсәттек, шул вакытта менә шушы идея туды да инде. Башкарма комитет безне хуплады. Айрат Хамматовка зур рәхмәт. Әлеге проект күп еллар дәвам итәр дип ышанабыз.
Без «Наречье» турында уйладык, әмма анда юллар бик үк уңайлы түгел, – дип аңлата Регина Шакирова, – ә биредә уңайлы. Проект күбрәк яшьләр өчен кебек, әмма өлкәннәргә дә шуарга һәм саф һава сулап йөрергә шулай ук күңелле булыр дип уйлыйбыз. Бездә җәен рәхәтләнеп һавада йөриләр, ә кышын өйдә утыралар. Биредә шуарга да, җылынырга да, вакытны файдалы үткәрергә дә, яңа танышлар табарга да мөмкин булачак. Арысаң, эскәмиягә утырып ял итү мөмкинлеге бар. Сәхнә янындагы эскәмияләр күптән ремонтланды, алар яхшы хәлдә. Паркта кешеләр булу бик кирәк. Хәзер кышкы көннәр кыска, тиз караңгы төшә, шуңа күрә бу вакытта иң кирәкле нәрсәләр – яктыртучы гирляндалар, кеше тавышлары, көлү авазлары.... Әлегә календарьга туры килмәүче һава торышы үзгәрер, безнең планнарны бозмас, 20 декабрьләрдә чын кыш килер дип ышанабыз.
Кышкы «Күрше фест» – Татарстанда ишегалды вакыйгалары фестивале. Ул күршелекне үстерүгә, ишегалларында һәм җәмәгать киңлекләрендә бәйрәмнәр оештыру буенча халыкның инициативаларын хуплауга юнәлдерелгән, иң актив оештыручылар өчен 40 миллион сумлык бүләк фонды бар.
Максаты: халыкны уртак эшчәнлеккә җәлеп итү һәм территорияләрне бәйрәм рухы белән тулыландыру.
Катнашучылар: актив шәһәрлеләр, идарәче оешмалар, ТИҮләр, коммерцияви булмаган берләшмәләр, үзмәшгульләр һәм муниципаль учреждениеләр.
Механизмы: халык һәм оешмалар бүләк фондыннан финанс ярдәме алырга мөмкин булган Яңа ел чараларын уздыруга гариза бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев