Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда 2025 ел өчен муниципаль районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясадылар

Хисап сессиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты

«Чистай» мәдәни үзәгендә Чистай муниципаль районы Советының сигезенче утырышы булды. Аның төп темасы – 2025 елда территориянең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар. Хисап сессиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 

Рәсми өлеш алдыннан ТР Премьер-министры район башлыгы Дмитрий Иванов озата йөрүендә җирле предприятиеләр, мәгариф һәм иҗтимагый оешмалар үзләренең казанышларын күрсәткән күргәзмәне карады. Аерым блок махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә, районда алып барыла торган патриотик һәм музей эшенә багышланды.

 

Утырышның төп өлешен ачып, Дмитрий Иванов бүген һәр гаиләгә кагылган темадан – махсус хәрби операциядән башлады. Ул чистайлыларның сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә, шулай ук яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм итүен ассызыклады. Утырышта катнашучылар һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Икътисад турында сөйләгәндә, район башлыгы билгеләп үткәнчә, 2025 елда тулай территориаль продукт күләме 46 миллиард 170 миллион сум тәшкил иткән. Сәнәгать предприятиеләре 38 миллиард 800 миллион сумлык продукция төяп озаткан. Сәнәгать җитештерүе индексы 2024 елга карата 86,3 процент тәшкил иткән.

 

Дмитрий Иванов алгарышлы үсеш территориясе, индустриаль парк эшчәнлегенә, яңа эш урыннары булдыруга һәм районга яңа инвесторлар җәлеп итү зарурлыгына аерым тукталды.

 

– Сәнәгать белән беррәттән, агросәнәгать комплексы да үзеннән зур өлеш кертә. Инвестицияләр нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы модернизацияләнә, яңа технологияләр кертелә, көндәшлеккә сәләт арта, – дип ассызыклады чыгыш ясаучы.

Отчетта шулай ук федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, социаль өлкәне, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, мәдәният, туризм, яшьләр сәясәтен үстерү темалары да күтәрелде.

 

Район башлыгы искәрткәнчә, быел РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узачак. 2026 ел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, ә Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде.

 

– Бу ике карар аерылгысыз. Россия халыкларының бердәмлеге нәкъ менә кырыс сынаулар елларында туган, ата-бабаларыбызның сугышчан батырлыгы һәм фидакарь хезмәте белән ныгытылган. Бу ел игелекле эшләр һәм тынычлык урнашу вакыты булсын, – дип билгеләп үтте Дмитрий Иванов.

 

Чыгышының азагында ул депутатларга, предприятие җитәкчеләренә һәм яшәүчеләргә район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

 

Шулай ук Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының Чистай филиалы җитәкчесе Альберт Камалов һәм Чистай Выселкасы җирлеге башлыгы Сергей Ефимов доклад белән чыгыш ясадылар.

 

Утырышка ТР Премьер-министры Алексей Песошин йомгак ясады. Ул районның социаль-икътисади хәлен уңай бәяләде, аны сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм бай мәдәни мирасы булган Кама аръягы зонасының стратегик үзәге буларак билгеләп үтте. Ул район предприятиеләре җитәкчелегенә һәм коллективларына нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

 

Шул ук вакытта Алексей Валерьевич аерым контроль таләп итә торган юнәлешләргә игътибар итте. Алар арасында – юридик һәм физик затларның салым йөкләмәләрен үтәү мәсьәләсе.

 

Шулай ук ул районга туристлык потенциалын активрак файдаланырга, әлегә республикадагы уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк булган БДИ күрсәткечләренә игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады. Татарстан Премьер-министры сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итү кирәклеген аерым ассызыклады.

Утырыш чистайлыларга дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев