Чистай җылылык предприятиесе хезмәткәрләре үз эшләре турында сөйләделәр
Җылылык челтәре предприятиесе шәһәр өчен аеруча мөһим: йортларны, мәктәпләрне, балалар бакчаларын, дәваханәләрне җылыту аңа бәйле.
Быел Чистай җылылык челтәре предприятиесе утыз биш еллыгын билгеләп үтәчәк.
Предприятиенең казанышлары күп, еш кына алар чит күзгә күренмиләр, әмма проблемалары да җитәрлек. Аларның иң мөһимнәре хәл ителмәсә, киләчәктә бу чистайлыларның тормыш сыйфатына тәэсир итәчәк.
Предприятие җитәкчесе Марат Харисов быелгы җылыту сезонының үзенчәлекләре, Чистай җылылык челтәре предприятиесенең төп бурычлары һәм проблемалары турында сөйләде.
— Быел җылыту сезоны тәмамланганнан соң без җылылык челтәрен гидравлик сынауга әзерли башладык, эшермәләрне яптык һәм җылылык камераларына томалагычлар куя башладык, киләсе җылыту сезонына әзерләү өчен насос җиһазларын өлешчә салдыра башладык, әмма көтмәгәндә салкыннар килде, — дип сөйли Марат Әсхәт улы. — Һәм бездән бала тудыру йортына, дәваханәләргә, балалар бакчаларына җылы бирүебезне сорадылар. «Чистай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җылыту сезонын кабат ачу турында карар әзерләде. Без моны тиз арада эшли алдык, бер-ике көн эчендә бөтен шәһәргә һәм районга җылылык бирдек. Бу авыр булды, безнең хезмәткәрләр эш көненнән соң калып эшләделәр һәм үзләренең ял көннәрендә дә эшкә чыктылар. Барысын да эшләделәр, өйләргә җылылык бирделәр.
Безнең бурыч — кешеләрнең йортларын җылыту һәм аварияләрне мөмкин кадәр булдырмау. Минем өчен бу җылыту сезоны утызынчы иде.
Предприятие акрынлап үсә. Кайбер елларда без алтмыш котельныйга хезмәт күрсәтә идек, бүгенге көндә — утыз бергә, ягъни акрынлап, котельныйларны һәм җылылык челтәрләрен үзгәртеп төзекләндерү һәм модернизацияләү ярдәмендә, без рентабельле булмаган кечкенә котельныйларны яптык, берләштердек һәм зурайттык.
Төп проблемалар арасында — кадрлар кытлыгы. Сәбәбе — түбән хезмәт хакы. Без, ни кызганыч, бу планда тариф белән чикләнәбез: безгә нәрсә бирсәләр — шуны гына түли алабыз. Бүген безнең предприятиедә егерме елдан артык эшләгән кешеләр калды. Күптән түгел генә килгән яшьләр китте һәм бу борчу тудыра. Әмма предприятиедә һөнәрләренә тугры кешеләр бар, алар да китсә, предприятиегә эшләве авыр булачак.
Марат Әсхәт улы Харисов
Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре. Җылылык челтәре предприятиесенә механик булып килгән, 10 ел бу вазифада эшләгән. 13 ел — гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары вазифасын башкарган, 8 ел элек Чистай җылылык челтәре предприятиесе җитәкчесе итеп билгеләнгән. Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, ике югары белеме бар.
Эшче кадрлар — теләсә кайсы предприятиенең төп байлыгы. Эш көннәре турында без җылылык челтәре предприятиесендә инде күп еллар эшләгән кайбер хезмәткәрләр белән сөйләштек.
— Безнең җитештерү-техник бүлек алдында торган күп кенә бурычлар арасында — җиһазларны, җылылык челтәрләрен планлы ремонтлау графикларын төзү, тарифларны нигезләү өчен исәп-хисап үткәрү, чыгымнарны раслаучы документлар тәкъдим итү, — дип сөйли җитештерү-техник бүлек эше турында Галина Ивановна. — Бу бер үк вакытта катлаулы да, кызыклы да эш.
Галина Борисова үзе эшләгән предприятие, аның киләчәге өчен чын күңелдән борчыла. Аны хәзерге вакытта шәһәрнең башка предприятиеләрендәге кебек үк Чистай җылылык челтәре предприятиесенә кагылган кадрлар кытлыгы да бик борчый.
— Инженер-энергетикларны Казан энергетика университеты әзерли, — предприятие өчен кадрлар әзерләү үзенчәлекләре турында сөйләшүне дәвам итәбез. — Анда укыган һәм укучы Чистай егетләре бар, өченче курстан соң алар безгә практикага киләләр. Бу алар өчен бик файдалы һәм котельныйларда нинди җиһазлар урнаштырылуы, технологик циклның нинди булуы белән чыннан да кызыксынган, минем белән котельныйларда йөргән егетләр эш принципларын аңлыйлар һәм аннары белгечлек буенча эшлиләр. Әмма, ни кызганыч, бездә калмыйлар. Безнең предприятиегә техник белемле белгечләрнең күбрәк килүен телибез.
— Җылылык һәм кайнар суга тарифлар нәрсәдән гыйбарәт һәм ни
өчен сез моны предприятие өчен һәрвакытта да гадел түгел дип саныйсыз? — дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
— Тариф газ, су, электр энергиясе, котельный җиһазларын, җылылык челтәрләрен, биналарны ремонтлау, шулай ук хезмәт хакларыннан, салымнардан тора. Татарстан Республикасының тарифлар буенча комитеты безне чыгымнар маддәләре буенча контрольдә тота.
Бездә кайнар су белән проблема бар: 2010 елда «Энергияне сак тоту турында» Федераль закон чыгарылды. Аның нигезендә, барлык йортларга да җылылык энергиясен һәм кайнар суны исәпкә алу приборлары урнаштырылырга тиеш. 2012-2013 елга алар барлык йортларда диярлек урнаштырылды. Биш елдан соң Россиянең, ә аннары Татарстанның төзелеш министрлыгы кайнар су буенча исәп-хисап нормативын кертте. Проблема шунда, барлык йортларда да суның әйләнеп йөрүе юыну бүлмәләре аша бара торган итеп проектланган һәм юыну бүлмәләре ел әйләнәсе җылытыла килеп чыга. Ә төзелеш министрлыгы нормативы исәпләве буенча, җылылык энергиясе су кубына бүленә. Димәк, кулланучы кулланган (счетчик буенча) кайнар су өчен түли, ләкин юыну бүлмәсендә кайнар суның даими әйләнеп йөрүе өчен түләми, ә аның әйләнеп йөрүе теләсә кайсы вакытта кайнар су алырга мөмкин булсын өчен кирәк. Шуңа күрә җылылык энергиясенең чынлыктагы чыгымнары бер куб суга расланган җылылык энергиясе нормативына караганда ике тапкырга диярлек күбрәк алына.
Норматив кертелгәннән соң алты ел эчендә безнең предприятие котельныйларны һәм җылылык челтәрләрен реконструкцияләүгә, хезмәт хакын арттыруга юнәлдерергә мөмкин булган 36 миллион сумга якын тере акчаны алып бетермәде.
Галина Ивановна Борисова
Мәскәү энергетика институтының Казан филиалын тәмамлаган. Җылылык энергетикасында 37 елдан артык стажы бар. Хезмәт юлын «Восток-Энерго»да үзәк котельный башлыгы булып эшләүдән башлаган, 2002 елда «Чистай җылылык челтәре» предприятиесенә килгән, җитештерү-техник бүлеге башлыгы булып эшләгән. 60 яшендә лаеклы ялга киткән, әмма биш ел ярымнан соң аны, тәҗрибәле белгеч буларак, җитештерү-техник бүлеккә әйдәп баручы инженер вазифасына эшкә килергә күндергәннәр.
Владислав Владимирович ни өчен зур шәһәрләрдә җылылык челтәрләрен карап тоту кече шәһәрләргә караганда җиңелрәк һәм арзанрак булуын сөйләде:
— Зур шәһәрләр кечкенәләргә караганда уңайлырак хәлдә. Зур шәһәрдә котельный тирәсендә күп катлы йортлар күп, — дип билгеләп үтә Владислав Старостин. — Аларда сату күләме кечкенә котельныйга караганда, күпкә күбрәк, нәтиҗәлерәк.
Бездә бер котельный булырга мөмкин, ә вак объектлар ерак урнашкан. Җылылык челтәрләрендәге югалтулар аркасында мондый котельныйның нәтиҗәлелеге түбәнрәк булачак. Чистайның үзенчәлеге шунда: биредә шәхси сектор өстенлек итә. Ә котельныйлар күбрәк булган саен биналарны һәм корылмаларны карап тотуга чыгымнар да шулкадәр күбрәк.
Чистай районында без мәктәпләрне, балалар бакчаларын, мәдәният йортларын җылытабыз. Алар бер-берсенә янәшә урнашкан булса, ярый әле. Кайчагында котельный бер урында, ә мәктәп ярты километр ераклыкта урнашкан, бу җылылык челтәрләрендә җылылыкны югалтуны, котельныйдан чыкканда температураны югарырак тоту кирәклеген аңлата.
— Халыкта җылыту чорлары арасында җылылык предприятиесе хезмәткәрләре ял итә дигән фикер яши. Бу шулаймы?
— Бездә буш вакыт булмый, ел әйләнәсе эшлибез. Даими рәвештә нәрсәне дә булса исәпләргә, инвестиция программалары эшләргә, статистика, ремонт һәм көзге-кышкы сезонга әзерлек буенча отчетлар төзергә кирәк. Безнең эш бик мөһим һәм кирәкле. Предприятиенең үсүен телим.
Владислав Владимирович Старостин
Казан дәүләт технологик университетын (элеккеге КАИ) тәмамлаган. Җылылык челтәре предприятиесендә 25 ел: 19 ел — предприятиенең баш энергетигы, 6 ел җитештерү-техник бүлек начальнигы вазифасында эшли. Владислав Владимировичның улы, Галина Ивановнаның улы кебек үк, шулай ук җылылык челтәре предприятиесендә эшли, шуңа күрә гаилә династияләре турында да сөйләргә мөмкин.
Евгений Алексеевич көндәлек эше, штаттан тыш хәлләр һәм ни өчен автоматиканың эшне арзанрак эшләве, әмма һәрвакытта да җиңелрәк булмавы турында сөйләде.
— Безгә көн саен диярлек заявкалар кереп тора. Алар кечкенә, ләкин барыбер
игътибар таләп итә, — ди Евгений Донцов. — Котельныйга барып җитәргә, төзексезлекнең сәбәбен ачыкларга, төзәтергә кирәк. Бу эш көн яки төн булуга карамастан башкарыла. Без тәүлек әйләнәсе кизү торабыз, теләсә кайсы вакытта контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика слесаре артыннан машина килергә мөмкин һәм җитешсезлекләрне ачыкларга, ремонтларга һәм эшкә кертергә кирәк. Җәен җиңелрәк, ә менә кышын… Әмма кайнар су кешеләргә ел әйләнәсе кирәк, ә җиһазлар кышын да, җәен дә ватыла. Сез быел Подольск шәһәрендә күпме йортның җылысыз калганын күргәнсездер инде. Бу очракта резерв җиһазлар да эшләргә тиеш.
Иминлек максатларында котельныйларда контроль-үлчәү приборлары урнаштырылган, алар җиһазларның, автоматикаларның эшен күзәтә. Штаттан тыш хәлләр булган очракта, мәсәлән, һава газлар белән пычранса, электр энергиясен бирү туктатылса, шартлаулар, янгыннар булмасын өчен, автоматлар казаннарны сүндерә. 2009 елдан бирле җылылык эшләп чыгаруга чыгымнарны киметү, оптимальләштерү максатларында сигез котельныйга диспетчеризация үткәрелде, ә хәзер алар инде 15. Җиһазлар сатып алдык, монтаж ясадык һәм элек котельныйларда казаннарның һәм котельный-ярдәмче җиһазларның эшен операторлар күзәткән булса, һәр котельныйга дүртәр кеше (график буенча эш), хәзер котельныйларның эшен автоматика күзәтә, төзексезлекләр турындагы барлык сигналлар диспетчерның компьютерына чыга, бригада урынга бара һәм төзексезлекләрне ачыклый. Минем өчен бу өстәмә йөкләнеш барлыкка китерде. Элек казанда автоматика блогы эленеп тора иде — мин аны төзәтәм һәм ул яңадан эшли башлый. Хәзер бу автоматикага һәр казанда, җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү системасының чыгу һәм керү юлында температураны, җылылык челтәрендәге басымны, урамдагы температураны һәм башкаларны күзәтеп торучы гомуми автоматика өстәлде. Болар барысы да хәзер автомат рәвештә тормышка ашырыла. Иминлек өчен бу яхшырак, моннан тыш, котельныйлар операторларын тотуга чыгымнарны киметә. Әмма минем өчен бу тагын да күбрәк автоматика приборларын ремонтлау кирәклеген аңлата.
Моннан тыш, бездә, нигездә, авыл җирлегендә, хәзер тышкы яктан казаннар урнаштырылган. Аларга ничек хезмәт күрсәтергә — беркем дә уйлап тормады. Әгәр элек казаннар җылы биналарда урнашкан булса, анда керергә, чишенергә һәм ремонтларга мөмкин булса, хәзер салкында эшләргә туры килә, анда хәтта паяльник та җылытудан баш тарта. 2020 елга каршы төндә без Марат Әсхәт улы белән Яңа ел төнен котельный янында үткәрдек. Янәшәдә кешеләр фейерверклар җибәрә, ә без ремонтлыйбыз. Электр энергиясе көчәнеш кичерә һәм автоматика приборлары сафтан чыга.
— Ул төнне ул могҗиза эшләде: казан миен алдады. Шулай итеп, без аның белән беренче чәркәне иртәнге дүрттә генә эчтек, — дип өсти Марат Харисов.
— Без күзгә күренми торган фронт хезмәткәрләре кебек, — дип сөйләвен дәвам итә Евгений Алексеевич. — Күпчелек кешеләргә күренмибез. Краннан кайнар су ага, батарейлар кайнар — барысы да яхшы. Ә төзексезлек булганда кешеләр интернетта язалар һәм безне сүгәләр. Кешеләр дә төрле була. Бер үк йортта кемдер эссе, җылылыкны сүндерегез, ә күрше подъезддан салкын, җылылык өстәгез дип шалтыраталар.
Яшь кадрлар темасын Евгений Донцов белән сөйләшкәндә дә читләтеп узып булмады. Үз предприятиеләре өчен янып торучы тәҗрибәле эшчеләр өчен дә бу күптәннән борчый торган мәсьәлә.
— Элек барлык малайлар да авиация, судно модельләштерү түгәрәкләренә йөри иде. Ни өчен хәзер моның белән кызыксынмыйлар, аңламыйм, — дип зарлана Евгений Алексеевич. — Яшьләр смартфоннарда, компьютерларда утыралар, уеннар уйныйлар. Безгә бер студент килде, «Авыл хуҗалыгын автоматлаштыру» белгечлеге буенча укый. Мин аңардан: «Өч фазалы токның нәрсә икәнен беләсеңме?» — дип сорыйм. Ул: «Юк» — ди. Мин: «Ә батарейкаларда плюс һәм минусны табасыңмы?» — дип сорыйм. Ул: «Юк» — дип җавап бирде. Бу аларда язылган бит! Нинди студент инде ул?! Ни өчен бу белгечлекне сайлаган? — дип гаҗәпләнә минем әңгәмәдәшем.
Чыннан да, соңгы дистә елларда илдә «юристлар һәм икътисадчылар» артып китте, ә менә «техник белгечлекләр» белән проблема бар. Әгәр аны хәл итмәсәң — йортлар, мәктәпләр һәм дәваханәләр җылысыз
калырга мөмкиннәр. Автоматика үзеннән-үзе, белемле белгечләр катнашыннан башка, бурычны төгәл үти алмаячак.
Евгений Алексеевич Донцов
Контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика участогы мастеры. Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре. Бер предприятиедә 32 ел эшли.
«Ул иминлек автоматикасы патшасы. Чын Кулибин», — ди аның турында Марат Харисов.
Татьяна Шабаева әңгәмә корды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев