Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай хоккейчылары Татарстан Беренчелегендә икенче урынны яуладылар

Алты ай дәвамында 2012 елда туган үсмерләр арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

Хоккей буенча ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 19 команда катнашты. Шуларның дүртесе, шул исәптән «Торнадо» (Чистай), «Олимп» (Мамадыш), «Нефтьче»(Лениногорск) һәм «Лесные пчелы» (Алабуга) финалга чыктылар.

Иртән Боз сараенда өченче урын өчен көрәш барды, нәтиҗәдә ул «Нефтьче» командасына эләкте. Соңгы уенда исә көчле командалар «Торнадо» һәм «Олимп» көч сынашты.
Беренчелекнең иң киерене һәм эмоциональ өлеше — беренче урын өчен көрәш башланды. Бозга зәңгәр майкалардан Мамадыш командасы чыкты. Аның артыннан кызыл сызыклы ак майкалардан Чистай егетләре юл алды.

Замандашлар ике линиядә бер-берсенә каршы бастылар, аннары хоккей мәйданчыгында үз позицияләрен алдылар. Матч алдыннан команда капитаннары үз кулдашларын дәртләндерделәр һәм яхшы уенга өмет багладылар.

Судья шайбаны ташлагач, уен башланып китте. Трибунада урын алган җанатарлар ике командага бүленеп, берсе «Олимп», икенчесе «Торнадо»га уңыш теләделәр.
Чистайлылар үзләре яклаган команданы «Торнадо, алга!», «Афәрин! Афәрин», «Алга, бары алга, яраткан командабыз!» дигән канатлы сүзләргә күмделәр.

«Торнадо» командасын якларга Чистай биючеләре дә килде. Дәртле биюләре, команданы яклап кычкырган сүзләре белән алар ышаныч өстәделәр, күңелле мохит тудырдылар.
Беренче шайбаны чистайлылар кертте! Яшь хоккейчыларның һәм аларның әти-әниләренең күзләрендәге шатлыкны аңлатып бетерерлек түгел иде!

Аннары шайба безнең капкага керде. Уен мамадышлылар файдасына 4:1 исәбе белән тәмамланды. Нәтиҗәдә, «Торнадо» командасы икенче урынны яулады. Егетләрнең, билгеле, кәефләре төште, алар җиңүгә өметләнгән иделәр. Әмма кәефне төшерергә кирәкми, чөнки икенче урын да — мактаулы.

Соңыннан призерларны һәм җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды, өч комнда да бозга чыкты.
Егетләрне Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Павел Емельянов һәм спротның Боз сарае директоры Евгений Морозов котлады.

–Хөрмәтле егетләр, сезне призлы урыннарыгыз белән тәбрик итәм. Сез булдырдыгыз! Сезгә спортта уңышлар, киләчәк ярышларда җиңүләр телим! Аеруча әти-әниләргә үз балаларына вакытларын биргәннәре, аларга ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәтемне белдерәм, — диде Евгений Геннадьевич.

Хоккейчыларны иганәчеләрдән кубоклар, медальләр, истәлек бүләкләре белән бүләкләделәр, ә аерылып торган уенчылар ТР хоккей Федерациясенең аерым призларын алдылар.

Безнекеләрне бел!

Чистай хоккейчылары Никита Архипов «Иң яхшы капкачы», ә аның кулдашы Әмир Гыйниятов»Иэ яхшы уенчы»исемен алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев