Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Чистай хәбәрләре» үткәргән фотоконкурска йомгак ясалды

Барлык катнашучыларны редакциягә бүләкләүгә чакырабыз

«Чистай хәбәрләре» газетасы редакциясе үткәргән «Безнең күңел һәрчак яшь» фотоконкурсына йомгак ясалды. Анда искиткеч талантлы биш хатын-кыз катнашты. Гаризалар 20 апрельдән 1 октябрьгә кадәр кабул ителде. 5 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр «Чистай-информ» сайты һәм социаль челтәрдәге безнең төркем укучылары арасында онлайн тавыш бирү үткәрелде. Конкурсантларыбыз менә күпме тавыш җыйдылар.

Гүзәлия Шәрипова — 261

Гөлсирә Әфләтуллина — 230

Лидия Молоствова — 206

Вәзилә Мусина — 152

Байзат — 9

Конкурста катнашучыларның барысын да 17 октябрь, сишәмбе көнне, 15 сәгатькә «Татмедиа» АҖ филиалы «Чистай-информ» редакциясенә бүләкләүгә чакырабыз.

Редакциянең адресы: Чистай шәһәре, Ленин урамы, 2-а

Белешмәләр өчен телефоннар: 5-10-60, 5-13-72

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев