Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чистай хәбәрләре» редакциясе игълан иткән фотоконкурста беренче катнашучы бар

«Чистай хәбәрләре» редакциясе игълан иткән «Безнең күңел һәрчак яшь!» фотоконкурсында беренче катнашучы – Гөлсирә Газыймҗан кызы Әфләтуллина.

82 яшьлек әбисенең фотосын һәм аның турында кечкенә язманы оныгы җибәргән.

– Ул гаҗәеп көчле рухлы кеше, без – күпсанлы оныклары өчен үрнәк. 82 яшендә дә яраткан әбиебез бәрәңгене үзе утырта һәм ала, бакчасын тәртиптә тота, ял көннәрендә безнең кайтып булышуыбызны көтеп тормый: бар нәрсәгә өлгерә! – дип язган оныгы. Ул конкурска җибәргән фотога да шаян исем биргән: «Бәрәңгене үзем утырттым, үзем өйдем, үзем казып алдым, үзем ашыйм да!»

Исегезгә төшерәбез, «Безнең күңел һәрчак яшь!» фотоконкурсы өлкән буын кешеләренә багышлана, алар арасында безнең газета укучыларыбыз да аз түгел.

Без өлкән яшьтәге кешеләрнең спорт белән шөгыльләнүләрен, җыр-биюләрен, бакчада эшләгәннәрен, нидер иҗат итүләрен, чигү-бәйләүләрен һәм башка эшләрдә актив катнашуларын чагылдырган фотосурәтләр көтәбез. Фотоларны алар үзләре дә, якыннары да җибәрә ала. Конкурста бер генә кеше яисә зур булмаган коллектив та катнашырга мөмкин. Үзенчәлекле фотолар да кабул ителә. Фотодагы кеше хакында кечкенә генә язма да булырга тиеш.

Җиңүчене «Чистай хәбәрләре» («Чистополь-информ») сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләячәкбез. Фотолар безнең газетабызда да үз урыннарын табачак.

Фотографияләрне 28 июльгә кадәр безнең chis2006@yandex.ru электрон почтасына «Безнең күңел һәрчак яшь!» конкурсына дигән билге белән җибәрегез.

Конкурсның барлык шартлары белән безнең сайттагы нигезләмәдә таныша аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев